news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Район судларын оптимальләштерү турындагы мәсьәлә 3 елга кичектерелгән

Компьютер техникасы белән судлар 100 процент тәэмин ителгән булса, иҗтимагый судьялар - 64 процентка гына

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Узган елны Татарстандагы федераль судларны финанслауга, “2007-2011 елларга Россия суд системаларын үстерү” максатчан федераль программасы бәрабәренә 8 процентка күбрәк акча каралган булып, ул 1,272 млрд. сум тәшкил иткән.

“Тотрыклы рәвештә финанслар бүлеп бирелү ТР Югары суды карамагындагы Суд департаменты идарәсенә  елына 2-3 яңа суд бинасы салдыру, булганнарын төзекләндерү һәм район (шәһәр) судларының барысын да компьютер техникасы белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә”, - дип белдерде бүген журналистлар белән уздырылган очрашуда идарә башлыгы Җәүдәт Сәлахов. Мәсәлән, былтыр ТР Югары суды һәм ТР Суд департаменты, Нурлат район суды һәм Әлмәт шәһәр суды  биналары төзеп кулланылышка тапшырылган, Казанның Яңа Савин районында суд бинасы ачылган һәм шәһәр аны суд карамагына бушлай биргән.

Болардан тыш, югарыда телгә алган идарә республика судларының бердәм мәгълүмати киңлеген формалаштыру буенча эш алып бара. ”Правосудие” системасын гамәлгә кертү һәм судларның мәгълүмати киңлеген булдыру максатында 2009 елда 600 комплект “эш урыны”, 10 ноутбук һәм 14 мәгълүмати киоск сатып алынган, нәтиҗәдә, компьютерлар саны 1864кә җиткән, ягъни компьютер техникасы белән тәэмин ителеш хәзер 100 процент тәшкил итә.

Ләкин, шул ук вакытта, иҗтимагый судьяларның андый техника белән тәэмин ителеше түбән булуы мәгълүм. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенең,  суд эшләрен электрон мәгълүматлаштыруга кагылышлы 262 нче федераль законга ярашлы рәвештә бүген иҗтимагый судьяларның эштә комьютерлы булуы, Интернетка тоташу мөмкинлеге мәсьәләсендә вазгыять турында кызыксынуына җавап итеп, ТР юстиция министры урынбасары Әнәс Сираҗетдинов: “Бүген иҗтимагый судьялар өчен кирәк булган 714 компьютер урынына 463 кенә компьютер техникасы бар, эш, чыннан да, катлаулы. Ләкин Юстиция министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов якын арада бу проблема хәл ителер, дип ышандырган иде”, - диде.

ТР Югары судында барган матбугат конференциясендә, болардан тыш, район судларын оптимальләштерү турындагы мәсьәлә 3 елга кичектерелде, ягъни “кыскарту”лар турында әлегә сүз бармый, киресенчә, республика буенча тагын 10 судья өстәләчәк, апрель аеннан иҗтимагый судьялар милеккә бәйле эшләрнең 50 мең сумга кадәргеләрен карый, аннан зуррак сумманы - район (шәһәр) судлары, дигән мәгълүматлар булды.

Республиканың үзәк матбугат һәм коммуникация чаралары журналистлары өчен оештырылган матбугат конференциясендә тагын ТР Югары суды рәисенең җинаять эшләре буенча урынбасары Илгиз Гыйлаҗев белән гражданнар эшләре буенча урынбасары Марат Хәйруллин, ТР Югары суды карамагындагы Суд департаменты җитәкчесе Җәүдәт Сәлахов катнашты һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100