news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Район-шәһәр сайтларында яңалыкларны татарчага тәрҗемә итү 74 процент дәрәҗәсендә генә

Васил Шәйхразиев бу күрсәткеч буенча министрлыклар һәм ведомстволар сайтларының алдарак булуын әйтте.

Район-шәһәр сайтларында яңалыкларны татарчага тәрҗемә итү 74 процент дәрәҗәсендә генә
Михаил Захаров/архив

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев муниципаль берәмлекләр сайтларында яңалыкларның татарчага тәрҗемә ителеше 74 процент дәрәҗәдә генә булуын әйтте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинеты каршындагы телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында сөйләде.

Аның әйтүенчә, былтыр муниципаль берәмлекләр сайтларында рус телендә 86 мең яңалык чыккан, татар теленә шуның 63 меңнән артыгы тәрҗемә ителгән. “Күрсәткеч 74 процент тәшкил итә. Муниципалитетларга 100 процентка җитү өчен эшлисе күп әле”, - диде Шәйхразиев.

Вице-премьер бу мәсьәләдә беренче кварталда 100 процентка ике район гына ирешкәнен, 23 район 50 процентка да җитмәгәнен әйтте. Дүртенче квартал буенча, 9 район 100 процентка ирешкән, 25 муниципалитет 95 процент материалны тәрҗемә иткән. Спас һәм Баулы районнары гына дүртенче кварталда яңалыкларның 50 проценттан азрак өлешен тәрҗемә иткән.

Унике ай эчендә министрлыклар һәм ведомстволар сайтларында 26 мең русча һәм 25 мең татарча яңалык бастырылган. Тәрҗемә буенча уртача күрсәткеч 96 процент тәшкил иткән. “Бу, 2017 елга караганда, 25 процентка күбрәк. Безнең бурыч – 2019 елдан башлап, бу күрсәткечне 100 процентка җиткерү”, - диде Васил Шәйхразиев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100