news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Район газетасы Минзәләнең кечкенә авылларында сатылачак

Кибеттә көнкүреш товарлар белән беррәттән район газетасы да сатыла башлады.

(Минзәлә, 25 сентябрь, "Татар-информ", "Минзәлә", Ильдус Шагиев). “Татмедиа” агентлыгының Минзәлә филиалы моңарчыда район газетасына аз язылган авылларда кибетләрдә сатуны оештырган иде.

Кайбер кечкенә авылларның почтальоннары юк. Бакчисарай шуларның берсе. Үткән атнадан әлеге авылда “Балан” кибетендә көнкүреш товарлар белән беррәттән район газетасы да сатыла башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot