news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Район башлыгы “Агрофирма-Әгерҗе“ ширкәте кырларында урып-җыюның барышы белән танышты

Валерий Макаров игенчеләрнең хезмәтенә түләү мәсьәләләре белән кызыксынды һәм әлеге җаваплы кампания барышындагы мөһим бурычларга тукталды.

 (Әгерҗе, 7 август, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗе районы башлыгы “Агрофирма-Әгерҗе“ ширкәте кырларында урып-җыюның барышы белән танышты. Валерий Макаров игенчеләрнең хезмәтенә түләү мәсьәләләре белән кызыксынды һәм әлеге җаваплы кампания барышындагы мөһим бурычларга тукталды, дип яза җирле басма.

“Агрофирма-Әгерҗе“ ширкәте хезмәтчәннәре алдында 20 мең гектар мәйданнан бөртеклеләр җыеп алу бурычы тора.

–Әлеге мәйданнар дүрт участокта урын алган. Шуңа күрә дүрт мехотряд төзеп, эшне берьюлы дүрт урында алып барабыз. Урып-җыюда 22 комбайн эшли, – дип таныштырды ширкәт директоры Радик Мәүлиев.

Валерий Владимирович урып-җыю барышын IV участокның Иж-Бубый басуларында күзәтте. Биредә хезмәтчәннәр кышкы бодай уңышын суктыру белән мәшгуль. Комбайнчылар Анатолий Трефилов, әтиле уллы Владимир-Алексей Красильниковлар, Илназ Хуҗин, Азат Фәсхиев – иртәнге сәгатьләрдән үк басуда.

–Бүген башка участокларда иртәнге якта яңгыр явып үткән диделәр. Ә биредә бер тамчы да төшмәде. Ашлык та коры, уңышы да яхшы, – дип тизрәк комбайннары янына ашыктылар игенчеләр.

–Ширкәт буенча быел уртача уңыш бер гектардан 22 центнер тәшкил итә. Хәзерге вакытта игенчеләр арыш һәм кышкы бодай суктыруда эшлиләр. Бу басуда уңыш югары – гектарыннан 29 центнер, – дип ачыклык кертте район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.

Чыннан да, алты тонна сыйдырышлы комбайн бункеры 15-20 минут эчендә алтын бөртекләр белән тулды.

–Ашлыкны басулардан ташуда 24 КамАЗ машинасы эшли. Моның өстенә, дүрт машина бөртеклеләрне Казан элеваторына ташый. Ә бу басудан ашлыкны Яңавыл амбарына орлыкка салабыз, – дип дәвам итте Радик Рәшитович.

–Ашлыкны басудан ташуда тоткарлыклар булырга тиеш түгел. Эшне оештырганда моңа аеруча игътибар итегез. Шулай ук ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүдә дә өзеклекләр булмасын. Техника ватылган очракта тиз арада сафка бастыру да мөһим. Җаваплы кампания барышында бернинди тоткарлыкларга юл куярга ярамый. Чөнки бу югалтуларга китерә. Моны игенчеләр дә, җитәкчеләр дә яхшы аңларга тиеш, – дип ассызыклады Валерий Макаров.
Район башлыгы хезмәтчәннәрнең эшенә түләү белән дә кызыксынды.

–Хезмәт хакыннан тыш, комбайнчыларга ашлыклата түләү дә каралган. Быел аларга суктырылган һәр тонна ашлык өчен ике кило ашлык бирәчәкбез. Ярдәмчесенә – бер кило. Башка елларны бу бермә-бер азрак иде, – дип аңлатты Радик Мәүлиев.

Урып-җыю тәмамланганнан соң беренче урынга чыккан комбайнчыга 400, икенче урын алучыга 300, өченче урынга чыгучыга 250 килолы үгез бозаулар да тапшырылачак. Әлеге көнгә җиткәнче хезмәтчәннәргә бик күп тир түгәргә туры килер әле. Чөнки урып-җыюның башы гына һәм һәр комбайнчы алдында 900 гектар мәйданнан бөртектеләрне җыеп алу бурычы тора.

–Бу – бик зур сан. Комбайнчыларга бик тә киеренке шартларда эшләргә туры киләчәк. Шәхси комбайннары белән ярдәм итәргә теләүчеләр булганда, без аларны вакытлыча үзебезнең сафка бик теләп кабул итәчәкбез. Якын көннәрдә түләү мәсьәләсе дә хәл ителәчәк, – дип хәбәр итте Дилүс Гатауллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100