news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Район авылларына йөрергә яңа автобус маршрутлары ачыла

Бүгенге көндә 26 муниципаль берәмлектә 120 маршрут урнаштырылган.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстан Республикасының 28 муниципаль районында җайга салынган тарифлар буенча 128 шәһәр яны маршрутларында пассажирлар ташу буенча эшләр башкарылачак. Бу хакта “Татар-информа”га ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров хәбәр итте.

“Элек район үзәге һәм авыллары арасындагы даими автобус маршрутлары бар иде. Авыллар арасында автобус йөртү табышсыз дип табылгач, алар йөрми башлады. Безгә мөрәҗәгать иткән җирлекләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып, автобус маршрутларын яңарта алдык. Рейс автобусларын финанслау республика бюджеты субсидиясе бәрабәренә эшләнә”, - диде ул.

Андрей Егоров әйтүенчә, барлык эшләр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башкарылган. “Татарстан Республикасының 28 муниципаль районында җайга салынган тарифлар буенча 128 шәһәр яны маршрутларында пассажирлар ташу буенча эшләр оештырырга карар кылдык. Бүгенге көндә 26 муниципаль берәмлектә 120 маршрут урнаштырылган”, - диде ул.

Министр урынбасары быел өстәмә 11 район автобус маршрутларын яңартырга теләк белдерүен әйтте. Исемлектә Әгерҗе, Теләче, Минзәлә, Азнакай, Алабуга, Кукмара, Нурлат, Балык Бистәсе бар. Аларның мөрәҗәгате ТР Президентына юлланган, якын киләчәктә 55 маршрут гамәлгә керәчәк. Киләсе елга республика буенча 170 яңа маршрут урнаштырылачак.

“Хәзерге вакытта да халыктан яхшы кайтаваз, рәхмәт сүзләре килә башлады. Күрсәтелгән маршрутлар торак пунктларны район үзәкләре, шифаханә һәм поликлиникалар, мәгариф һәм социаль яклау учреждениеләре белән бәйләячәк. Халыкка сыйфатлы транспорт хезмәте күрсәтү безнең мөһим бурычыбыз”, - диде Андрей Егоров.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100