Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Раяз Фасыйхов анимацион клип төшерде
Матбугат чаралары аны Татарстанда беренче анимацион клип дип бәяли.
(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлшат Ганиева). Татарстанда беренче анимацион музыкаль клип чыкты. “Алма кебек кызарма” җырына “Мультфильм” клипны Раяз Фасыйхов төшергән. Чаллы электрон газетасы аны "Татарстандагы беренче анимацион клип" дип бәяли.
Клипны төшерү өчен 3 ай вакыт киткән. Проектны башкаручы белән белән бергә FILMFAY анимация студиясе һәм HAVA projects медиакомпаниясе эшләгән.
Раяз Фасыйхов сүзләренчә, анимацион клип төшерү тәкъдимен аңа дуслары әйткән, матди ярдәмне дә алар күрсәткән. Клип төшерү күпмегә төште дигән сорауга, җырчы: “Сер булып калсын, үзем генә башкарып чыга алмас идем, дуслар булышты”, – дип җавап бирде. Клипның режиссеры Раязның туганнан туган энесе Алмаз Сәмигуллин булган. Анимация студиясен табып, алар белән эш турында килешүче дә ул.
“Алма кебек кызарма” кызык җыр, шуңа аның клибын да үзгә итәсе килде. Һәрчак ниндидер яңалык кертәсе, беренче буласы килә. Рестораннарда төшергән гел бертөрле клиплар туйдырды бит инде. Шуңа менә шундый клип төшерергә булдык. Беренче коймак төерле була диләр. Клипны караганнан соң кайбер кытыршылыклар сизелә, әлбәттә. Тик бу эш ошады”, – ди җырчы. Ә тагын шундый эшләр булырмы дигән сорауга: “Кабатланырга яратмыйм, берәр яңа әйбер уйлап табарбыз”, дип белдерде.
Клипны караган кешеләрдән төрле фикерләр ишетелгән. “Бу шулай булырга тиеш инде, бөтен кешегә дә ярап булмый”, – диде Раяз Фасыйхов.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз