Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рахмон Миңнехановка Татарстан-Таҗикстан бизнес-форумын оештырырга тәкъдим итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты Имамали Рахмон белән очрашты, ул кичә Казанга «Киләчәк уеннары»н ачу тантанасында катнашу өчен килгән иде. Очрашуда ике яклы хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәсәлән, Рахмон Россия һәм Таҗикстан хезмәттәшлегенә багышланган конференция кысаларында Таҗикстан-Татарстан бизнес-форумын оештырырга тәкъдим итте, шулай ук сәнәгатьтә, спорт өлкәсендә, аерым алганда, «Киләчәк уеннары» кысаларында хезмәттәшлекне киңәйтергә чакырды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия һәм Таҗикстан арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга өлеш кертә. Узган ел гына да төбәкнең Таҗикстан белән товар әйләнеше 30 млн доллар тәшкил иткән. Шул ук вакытта якларның бу күрсәткечне алга таба үстерү өчен барлык мөмкинлекләре дә бар.
«Без Татарстанның әйдәп баручы компанияләренең Таҗикстан базарында булуын киңәйтергә телибез . Үз чиратында, Таҗикстан компанияләре дә Татарстанга үз товарларын чыгаруны арттыра алыр иде», — диде республика җитәкчесе.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанда нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм мәгълүматлаштыру өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур кызыксыну күзәтелә.
«Безнең илләр арасында тотрыклы үзара бәйләнеш динамикасы. Без алга таба да мөнәсәбәтләрне үстерү өчен кирәкле чаралар күрергә әзер. Безнең мәнфәгатьләрдә Татарстан белән инвестицион хезмәттәшлек, шул исәптән сәнәгать өлкәсендә дә», — дип билгеләп үтте Имамали Рахмон Һәм Татарстан Рәисен «Киләчәк уеннары»н уңышлы башлап җибәрү белән котлады.
Республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Таҗикстан Президенты хөрмәтле кунаклар китабында язма калдырган.
«Данлы шәһәр һәм аның күп гасырлык тарихи символы, уникаль тарихи-архитектура һәйкәле — Казан Кремленә кабат килү бик күңелле. Кунакчыл Татарстан төбәгендә яшәүчеләрнең барысына да чын күңелдән игелек, мул тормыш һәм алга таба да чәчәк ату телим! Һәр йортта тынычлык һәм татулык булсын», — дип язылган китапта.
Татарстан Рәисе порталында урнаштырылган фотосурәтләргә караганда, Рөстәм Миңнеханов кунакны «Дуслык» ордены белән бүләкләгән. Исегезгә төшерәбез, кичә Белоруссия президенты Александр Лукашенко, шулай ук Кыргызстан Президенты Садыйр Җаппаровка бүләк тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз