news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рахман Шәфыйгуллин: Язылган әсәрләр, китапларны ил күләменә чыгару өстендә эшләргә кирәк

Татарстаныбызда Әдәбият һәм сәнгать көннәре үткәрү чын-чыннан бер матур традиция булып кала. Чираттагысы Мөслим, Минзәлә якларында узды. ТР Язучылар берлеге әгъзасы Рахман Шәфыйгуллин «Кадерледән дә кадерле туган үскән ил генә» диелгән түгәрәк өстәлдә катнашып, үз фикерләре белән уртаклашты.

Рахман Шәфыйгуллин: Язылган әсәрләр, китапларны ил күләменә чыгару өстендә эшләргә кирәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Безнең язылган әсәрләрне, китапларны ил күләменә чыгару өстендә эшләргә кирәк. Әлбәттә, язучыларыбыз хәзер активлыкларын арттырырга, ил күләмендә яңгырарлык әсәрләр язарга тиеш.

Әле безнең фәлән йөз ел эчендә Россия күләменә чыккан Гүзәл Яхина кала. Аны күпме тәнкыйтькә дучар итүләренә карамастан.

Безнең Татарстанның нәфис фильмнар төшерә торган үз киностудиясе булырга тиеш. Акча юк диләр, бар ул финанслар, ди ул.

Татарстан Язучылар берлегенең әдәби десанты катнашында Мөслим һәм Минзәләдә узган Әдәбият һәм сәнгать көннәрендә яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Юлай Низаев язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100