news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәхәтләнеп карыйк: Путин һәм Мирзиеев Казандагы «Киләчәк уеннары» турында фикер алышты

Россия Президенты Владимир Путин Үзбәкстан коллегасы Шәүкәт Мирзиеевка «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ачуда катнашканы өчен рәхмәт белдерде. Тантана бүген Казанда уза. Трансляция ТАСС телеграм-каналында узды.

«Безгә бу чаралар ачылышына килгәнегез өчен бик зур рәхмәт. Алар зур була, — диде дәүләт башлыгы. — Әйе, 104 ил. Шундый зур вәкиллек».

Путин Үзбәкстаннан да катнашучылар килүен искәртте. Аңа каршы Мирзиеев, беренче ярышларда республиканы барлыгы 19 кеше тәкъдим итә, дип белдерде.

«Бу, минемчә, дөресен әйткәндә, спортта гадәти булмаган, әмма бик перспективалы юнәлешләрне яратучылар өчен бик кызыклы булырга мөмкин. Һәрхәлдә, хәзерге вакытта бөтен дөньяда яшьләр бу спорт белән көннән-көн күбрәк мавыга. Бик кызык. Рәхәтләнеп карыйк», — дип йомгаклады Путин.

Мирзиеев коллегасына мультиспорт турнирын ачу тантанасына чакыруы өчен рәхмәт белдерде.

«Казан кебек тарихи матур шәһәргә килү миңа һәрвакыт рәхәт», – диде кунак.

Ул «Киләчәк уеннары»н үткәрү инициативасын гаҗәеп, дип атады һәм бу идеянең актуальлеген ассызыклады.

«Без яшьләребезнең идеяләрен узып китәргә тиеш. Аларга шартлар тудырырга», – дип саный Мирзиеев.

Халыкара мультиспорт турниры Казанда 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр узачак. Турнирда 107 илдән 2 меңнән артык спортчыны берләштергән 282 халыкара команда катнашачак. Россия Президенты Владимир Путин киберспорт буенча булачак ярышларны дөньяда иң масштаблысы дип атады, ә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узачак «Киләчәк уеннары» һәм БРИКС илләре уеннары тарихта зур эз калдырачак, дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot