news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб бакчада бөкерәеп түгел, кечкенә урындыкка утырып эшләргә киңәш итте

«Яшелчә үсентеләре белән әрҗәләрне кулларны сузып тотып барырга кирәкми, күкрәккә кысып тотсаң, хәерлерәк», - диде табиб.

Хәзер бакча сезоны ачылып, язгы эшләр башлана. Профессор Салихов исемендәге Казан ревматология үзәге җитәкчесе Равия Мухина имгәнүләр, буын сызланулары булмасын өчен, үз киңәшләрен бирде.

«Бакчада бөкерәеп, тезләнеп эшләргә кирәкми, кечкенә урындыкка утырып эшләргә кирәк», - диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә.

Ул, шулай ук, бакчада берьюлы әллә күпме эш белән организмга көч китермәскә киңәш итте. «Бүген үк ун түтәлне утыртыйм әле, дип ашыгырга кирәкми. Бер түтәл булсын ул, шул чакта бил дә, тезләр дә авыртмаячак», - дип белдерде Равия Мухина.

Табиб авыр йөкләрне дә берничә өлешкә бүлеп ташу кирәклеген искәртте. «Яшелчә үсентеләре белән әрҗәләрне кулларны сузып тотып барырга кирәкми, күкрәккә кысып тотсаң, хәерлерәк», - диде.

Равия Мухина тез буыннары авыртса, таяк белән йөрергә киңәш итә. «Моннан оялырга кирәкми, таяк белән йөрсәң, ышанычлырак», - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100