news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равия Мухина Азат Хөсәенов турында: Хәтта сумкасын да җилкәсеннән салмый уйнап җибәрә иде

Равия Мухина Азат Хөсәенов турында: Хәтта сумкасын да җилкәсеннән салмый уйнап җибәрә иде
Равия Мухинаның шәхси архивыннан

Әле 6 февральдә генә татар җәмәгатьчелеге соңгы юлга озаткан композитор Азат Хөсәенов турында якты истәлекләр килеп тора. Казан шәһәренең 7 нче хастаханәсендә И.Салихов исемендәге Ревматология үзәге җитәкчесе Равия Мухина «Татар-информ» хәбәрчесе белән якты хатирәләрен уртаклашты.

Азат Хөсәенов ревматология үзәгендә медицина хезмәткәрләренең «Ак чәчәкләр» ансамбле җитәкчесе булган. Гомумән, хастаханә тормышында 25 ел буе актив катнашкан.

Равия Мухина сөйләвенчә, шунда ревматология бүлегендә пианино, гитара, баян, башка уен кораллары тора.

«Менә сагынып сөйләрлек очрашу мизгелләре... Хәтта сумкасын да җилкәсеннән салмый рәхәтләнеп уйнап җибәрә иде... Ә без шунда ук җыелып җырлый башлый идек...» - дип композиторның фортепиано артындагы фотографиясен юллаган Равия Мухина.

Табибә Азат Хөсәеновның авыруларның савыгуына ярдәмен билгеләп узды. «Тернәкләндерүгә зур өлеш кертә иде Азат, шуңа күрә дә атна саен диярлек керә иде... Ул уен кораллары безнең репетицияләр өчен генә түгел, авырулар да кичләрен уйнап жырлыйлар, туган көннәре, башка бәйрәмнәрдә шулай уйнап, күңелләрен күтәрәләр. Хастаханәдә зур масштабта бәйрәмнәр гел бергә узды инде», - дип сөйләде.

«Урыннары җәннәттә булсын, Әмин. Туганыбызны югалткан кебек тоябыз үзебезне», - дип ачынып сөйләде Равия Мухина.

news_right_1
news_right_2
news_bot