news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Зөфәров: Сыер чалырга кушылганда бер кешенең нияте ит алу булса, корбан бозыла

Равил Зөфәров: Сыер чалырга кушылганда бер кешенең нияте ит алу булса, корбан бозыла
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров корбанга сыер чалган мөселманнарның барысының да нияте бер булырга тиешлеген әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«7 кеше исеменнән сыер чалырга мөмкин. Бу шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән. 7гә кадәр мөселман кушылып, сыерны сатып ала һәм чала. Бу инде, мәсәлән, 4,5,6 кеше дә булырга мөмкин. Бу корбан кушылган кешеләр исеменнән була. Корбан чалганда 7 кешенең берсе ит алу максатыннан керешсә, ул башкаларның да корбанын боза. Һәр кеше корбан чалу нияте белән кушылырга тиеш», – дип аңлатты ул.

Аның сүзләренчә, соңыннан корбан ите үзара төгәл бүленергә тиешле, арада низаг булырга тиеш түгел.

news_right_1
news_right_2
news_bot