news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Зөфәров: Корбанлык хайванны чалу урынына хөрмәтләп, кыйнамыйча алып килергә кирәк

Равил Зөфәров: Корбанлык хайванны чалу урынына хөрмәтләп, кыйнамыйча алып килергә кирәк
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров корбанлык хайванны чалу урынына газапламыйча гына алып килергә кирәклеген әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Корбан чалу гыйбадәт булып тора, бу малны чалу гына түгел. Шуңа корбанлыкларны чалу урынына матур итеп, сыйпап, хөрмәтләп, кыйнамыйча, орышмыйча алып килергә кирәк. Хайван каршында пычакны кайрасак, икенче хайван каршында башкасын чалсак, бу бик тә әдәпсез, хәерсез гамәл булыр, чөнки динебезнең асылы - мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек. Пәйгамбәребез (с.г.в): «Раббыбыз Аллаһ һәммә эштә күркәмлекне әмер итте», – дигән», – дип сөйләде хәзрәт.

Ул корбан чалуга бәйрәм намазыннан соң керешергә кирәклеген, мәчетләр булмаган авылларда иртәрәк башларга рөхсәт ителүен әйтте.

«Авылда мәчет бар һәм анда җәмәгать белән гыйбадәт кылына икән, корбанны гает укып чыкканнан соң гына чалырга ярый. Гаеткә кадәр чаласың икән, бу гыйбадәтнең дөрес булмавына сәбәп булырга мөмкин. Кечкенә авылларда мәхәллә, мәчет юк икән, таң атканнан соң корбан чала башларга рөхсәт ителә», - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, быел Корбан гаетенең беренче көне 16 июньгә туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100