news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Зарипов япон компанияләре вәкилләре белән очрашты

Яклар Татарстан предприятиеләренең Япония партнерлары белән хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты

(Казан, 9 июнь, “Татар–информ”). ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов япон компанияләре вәкилләре белән очрашты. Яклар Татарстан предприятиеләренең Япония партнерлары белән хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты, дип хәбәр итә бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.
Очрашуда “Фурукава Юник” компаниясе директоры Матцунага Сан, “Сантек” компаниясенең Мәскәүдәге вәкиллеге директоры Сакагучи Сан, “Юниксан” компаниясе директоры Андрей Дмитриев, “Технополис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Сергей Стон, шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Линар Латыйпов, бүлек башлыгы Гүзәл Шәйхуллина катнашты.
Очрашуда “Юник” краннарын куллану буенча хезмәттәшлек вариантлары хакында фикер алышынды. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов берничә вариант (мисал өчен, “АлАЗ”да җитештерелүче тракторлар, “КАМАЗ”лар, “Соллерс–Алабуга”да эшләп чыгарылучы “Исудзу” шассиларында, шулай ук нефть һәм газ чыгару тармагында) тәкъдим итте. “Безгә сыйфатка зыян китермичә, продукциянең үзкыйммәтен киметү формуласын табарга кирәк”, – дип ассызыклады министр.
“Фурукава Юник” компаниясе директоры Матцунага Сан Татарстанга инде икенче тапкыр килүен һәм очрашуның һәркайсы бик нәтиҗәле узуын билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot