Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Равил Зарипов ТР Менделеевск районы Советының йомгаклау утырышында катнашты
Менделеевск муниципаль районы Советының 47 нче утырышы узды
(Чаллы, 27 февраль, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Менделеевск муниципаль районы Советының 47 нче утырышы узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТРК министры урынбасары Марат Сәйфетдинов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, шулай ук республика Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Көн үзәгенә Менделеевск муниципаль районының 2014 елда социаль-икътисадый үсешенә нәтиҗә ясау һәм 2015 елга бурычлар билгеләү мәсьәләсе куелган иде. Менделеевск районы җитәкчесе Валерий Чершинцев шуның буенча доклад белән чыгыш ясады.
Аерым алганда, узган ел Менделеевскида күп фатирлы йортларда гомуми бәясе 45,7 млн сумлык капиталь тузекләндерү эшләре үткәрелгән.
2014 елда җинаятьләр саны кимегән, әмма аеруча авыр һәм авыр җинаятьләр, талау, һөҗүм итү очраклары арткан.
2015 елда Менделеевск районы республика программаларын гамәлгә куюда катнаша. Федераль максатчан программаларда катнашу өчен, өстәмә тәкъдимнәрне дә исәпкә алып, районда объектлар төзелеше, реконструкция һәм капиталь ремонты өчен капиталь кертемнәр һәм җәлеп ителгән акчаның гомуми күләме якынча 1 млрд 113 млн сум тәшкил итәчәк. 124 фатирлы торак йорт, мунча, фонтан, парк һәм скверлар, спорт мәйданчыклары һ.б. төзеләчәк.
Валерий Чершинцев үз чыгышында, беренче чиратта, йорт гомуми кирәк-яраклары өчен түләүләрне (ОДН) киметү бурычы тора, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, халык арасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләү һәм хисап приборлары күрсәткечләрен вактында тапшыруны популярлаштыру зарур.
Утырыш азагында Менделеевск муниципаль районы хезмәт алдынгыларына намуслы хезмәтләре өчен ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды.
Шулай ук Равил Зарипов Мәдәният йорты эшчәнлеге һәм аның өстенлекле юнәлешләре белән танышты, Халыклар дуслыгы йортында булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз