news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Зарипов Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге илчесе белән очрашты

Яклар үзара мәгълүмат алмашты һәм хезмәттәшлекнең ихтимал юнәлешләре хакында фикер алышты

(Казан, 15 декабрь, “Татар–информ”). Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Хәмид Авалудин әфәнде белән очрашты. Яклар үзара мәгълүмат алмашты һәм хезмәттәшлекнең ихтимал юнәлешләре хакында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.
Кунаклар өчен Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә–икътисади потенциалы, республиканың кайбер предприятие–оешмалары тәкъдим ителде. Үз чиратында, илче үз иле, шулай ук визитының максаты (Казан вертолет заводында Ми–17 вертолетын сатып алу турында сөйләшүләр алып бару) хакында сөйләде.
Индонезия делегациясе составына сәяси мәсьәләләр буенча министр–киңәшче Берлиан Напитупулу, икътисади мәсьәләләр буенча министр–киңәшче Суприанда Руру, хәрби–һава оборонасы мәсьәләләре буенча атташе Тәмсил Густари Малик, хәрби атташе Арм Эрлангга, сәяси мәсьәләләр буенча беренче секретарь Дод Судраджат һәм башкалар керә.
Очрашуда шулай ук “Казан оптика–механика заводы” ААҖ, “Ак Барс Банкы” ААҖ, “Нәфис–Косметикс” ААҖ, “Казан синтетик каучук заводы” ААҖ, “КАМАЗ” ААҖ вәкилләре катнашты. Очрашу ахырында яклар үзара сувенирлар алмашты, илче ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының мактаулы кунаклар китабында истәлеккә язма калдырды.
14 декабрьдә Индонезия делегациясе “Идея” Инновация–җитештерү технопаркы һәм IT-паркта, Россия ислам университетында булды. Индонезия делегациясе визиты программасында шулай ук ТР Сәүдә–сәнәгать палатасының идарә рәисе Шамил Агиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхакый белән очрашулар планлаштырылган. Моннан тыш, илче “Казан вертолет заводы” ААҖ һәм Казан Кремлендә булачак.
Искәртеп узабыз, 2008 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Индонезия Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше 34917,7 мең АКШ доллары тәшкил иткән, бу 2007 елның шул чоры белән чагыштырганда 29,7 мәртәбә артык. Татарстан Республикасы һәм Индонезия арасында тышкы сәүдә әйләнеше структурасында экспорт һәм импорт операцияләренең өлеше 98,4 һәм 1,6 процент тәшкил иткән. 2008 ел нәтиҗәләре буенча Индонезия Республикасы Татарстан Республикасының сәүдә партнерлары илләре арасында 39 нчы урынны биләгән.
Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстанның Индонезия белән тышкы сәүдә әйләнеше 2449,1 мең АКШ доллары тәшкил иткән, бу 2008 елның шул чоры белән чагыштырганда 14,2 тапкыр кимрәк. Татарстанның Индонезия белән экспорт операцияләре күләме – 74,3 мең, импорт операцияләре күләме 2374,8 мең АКШ доллары тәшкил иткән. Бу 2008 елның шул чорына караганда 5,9 артык. Татарстан Республикасы һәм Индонезия арасында тышкы сәүдә әйләнеше структурасында экспорт һәм импорт операцияләренең өлеше 3 һәм 97 процент булган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100