news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Хисаметдинов Биектау районыннан махсус операция зонасына 20 тонна йөк илтте

Равил Хисаметдинов Биектау районыннан махсус операция зонасына 20 тонна йөк илтте
Фото: Татарстанның Биектау районы матбугат хезмәте

Татарстанның Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов эш сәфәре барышында махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк китерде. Ярдәмнең гомуми күләме 20 тонна тәшкил итә, дип белдерделәр муниципалитетта.

Сәфәр кысаларында делегация әгъзалары Биектау хәрбиләре хезмәт итә торган урыннарда, шулай ук Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында, Курск, Белоуцк, Мелитополь, Северодонецк, Ровеньки һәм Луганск госпиталендә булды.

Район башлыгы хәбәр иткәнчә, халык ярдәме белән алгы сызыкка 20 тонна йөк, шул исәптән төзелеш материаллары, җиһазлар, азык-төлек, медикаментлар, гигиена чаралары һәм җылы әйберләр китерелгән.

Район хакимияте мәгълүматлары буенча, махсус хәрби операция башланганнан бирле алгы сызыкка 550 тоннага якын гуманитар ярдәм җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot