news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Хисаметдинов Биектау районында җирле сайлауларда җиңде

Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов Биектау район үзәге янында урнашкан Красносельский авыл җирлеге депутаты итеп сайланды.

Түрә берьюлы җиде көндәшен, шул исәптән «Җинаятьчелеккә һәм законсызлыкка каршы» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте рәисе Дмитрий Бердниковны ышанычлы төстә җиңде. Бу хакта «Сайлаулар» системасында хәбәр ителә.

Бюллетеньнәрне тикшерү йомгаклары буенча, Хисаметдинов өчен 244, КПРФ вәкиле Данил Перов өчен 18, Дмитрий Бердников өчен 10 кеше тавыш биргән. Калган кандидатлар өчтән дә күбрәк тавыш җыя алмаган.

Равил Хисаметдинов Биектау районы белән 2021 елда, Рөстәм Кәлимуллин Россия Дәүләт Думасына киткәннән соң идарә итә башлады. Район башлыгы булыр өчен Равил Хисаметдиновка муниципаль сайлауларда җиңәргә, ә соңыннан Биектау районы Советы составына керергә тиеш иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot