Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Равил хәзрәт Зөфәров: Төрле милләтләр кулга-кул тотынышып, тормышны алып барабыз
Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Республика ифтарында чыгыш ясады. Ул илебездә төрле милләтләрнең дус, бердәм булуын искәртте.
«Быел Гаилә елы. Гаиләдә әби-бабайлар, әти-әниләр тарафыннан яшь буынга Ватаныбызга, илебезгә карата мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләнергә тиеш. Ватанны сөеп ярату - иманнан, дигән кәлимәләрдә яшәргә насыйп итсен. Без монда тудык, монда яшибез. Илдә 200 гә якын милләтләр бердәм булып, тормышыбызны алып барабыз», – диде хәзрәт.
Равил хәзрәт «әшәкелекләргә каршы уяу булырга» дип үгет-нәсихәт бирде. «Ватаныбыз һәрвакыт куәтле булды. Илебезне таркатуның ысулы бер генә була ала - милләтләрне, илдәге халыкларны кара-каршы кую. Шуңа без аңларга тиеш: күрше милләтләр белән кулга-кул тотынышып, тормышыбызны алып барабыз. Шуннан гайре мөмкин дә түгел. Бер атна элек кенә фаҗига кичердек. Шундый юл белән халыклар, милләтләр арасына яманлык кертү, бер-берләренә каршы кую, бер гөнаһсыз сабый балаларны һәлак итү, ерткыч юлларга бару күзәтелә», – диде.
«Кем дә кем хаксызга һәлак итсә, бөтен галәмне, кешелекне һәлак иткән төсле булыр, ди. Бер кешенең яшәешенә сәбәп булсаң, бөтен кешелекне тергезгән кебек булырсың», диелә», – дип искәртте Равил хәзрәт.
Ул Рамазан аенда Аллаһы кимчелекләребезне гафу кылса иде, дип теләде. «Сәгадәт биргән Рамазан аебыз шундый зур тизлек белән бара, савапларга ирешергә насыйп булса иде. Раббыбыз гамәлләребездән канәгать булса иде. Күңелләребез һәрвакыт Рамазанда булсын, һәрвакыт яхшылыкка, хәерле эшләргә ачык булса иде», – дип теләген җиткерде.
«Махсус хәрби операциядә катнашкан, илдә тәртип урнаштырырга егетләребезгә Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлек әйләсен иде. Ярдәмнәр җыела, мөфтиятебез, мәхәллә халкы моның мөһим икәнен аңлыйлар. Аллаһка шөкер, илебез Ватаныбыз дөрес юлда, традицияләребезне, гореф гадәтләребезне илебез, Әлхәмдүллиләһ, алга сөрә - әхлак, әдәп, әти-әни хакы, гаилә кыйммәтләре...» – диде Равил хәзрәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз