news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил хәзрәт Зөфәров: Мәрҗани мәчете совет елларында да эшләгән гыйбадәтханәләрнең берсе

Равил хәзрәт Зөфәров: Мәрҗани мәчете совет елларында да эшләгән гыйбадәтханәләрнең берсе
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

ТР Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Мәрҗани мәчетенең совет елларында да ябылмыйча эшләгән сирәк гыйбадәтханәләрнең берсе булуын искә төшерде. Биредә 40 елга якын күренекле галим һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани хезмәт иткән. «Мәрҗани мәчетенең йөрәге тибә икән – татар халкының иманы исән дигән сүз», – дип ассызыклады ул.

Бу хакта Равил хәзрәт бүген XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Мәрҗани мәчете төзелә башлануның 260 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл барышында белдерде.

«Әл-Мәрҗани мәчете – гади генә архитектура һәйкәле түгел, ә ислам диненең яңарышын күрсәтүче тере шаһит. 1770 елда салынган бу мәчет Екатерина IIнең дини татулык турындагы указыннан соң төзелгән беренче таш мәчет була. Гасырлар дәвамында ул өмет символы, иманны һичбер вакыт юкка чыгарып булмавының бер дәлиле булып торды. Мәчет биредә 40 елга якын имам булып хезмәт иткән бөек галим Шиһабетдин Мәрҗани хөрмәтенә аталган. Мәрҗани безне иң мөһим нәрсәгә өйрәтте: ислам һәм заманчалык бер-берсеннән аерылгысыз. Ул татар халкын, безнең милләтне һәрвакыт белемгә һәм мәгърифәткә өндәгән. Күптән түгел мәчеттә масштаблы реставрация эшләре тәмамланды, бу аңа элеккеге нурын һәм бизәлешен кайтарды. Осталар тарихи бизәлешләрне һәм алтын йөгертелгән декорны торгыздылар. Иске кирпеч капламаларына һәм яңартылган залларга карап, без заманнар бәйләнешен тоябыз. Раббыбыз Аллаһ бу эшләребезне хәерле кылсын», – дип сөйләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot