news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил хәзрәт Гайнетдин: Татарстанда конфессиара тынычлыкның аерым атмосферасы тудырыла

Равил хәзрәт Гайнетдин: Татарстанда конфессиара тынычлыкның аерым атмосферасы тудырыла
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Казанда төрле дин вәкилләренең дуслыкта яшәвен әйтте. Бу хакта ул KazanForum халыкара икътисад форумы кысаларында узучы «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында сөйләде.

«Казан кунаклары һәрвакыт шәһәр урамнарындагы мәчетләр һәм православие гыйбадәтханәләре, синагогалар, иске обряд, католик һәм протестант чиркәүләре тыгыз урнашуына игътибар итә. Бу Татарстанда конфессияара тынычлыкның аерым атмосферасын тудыра һәм Россиядә төрле дин һәм этнос вәкилләренең дуслыгының югары планкасын күрсәтә. Без, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен булдыручылар, бу мисалның дөньяның төрле илләрендә кулланылуын бик теләр идек», – диде Равил хәзрәт.

Ул дөньяның аерым илләрендәге сәясәтчеләрнең бу идеядән никадәр ерак булуын, үз илләрендә генә түгел, ә планетаның барлык төбәкләрендә дә конфессияара тынычлыкны җимерергә омтылуларын ассызыклап үтте. «Сүз Якын Көнчыгыш, күп газаплар кичергән Палестина җире турында», – диде Равил хәзрәт Гайнетдин.

Палестина – дөньяның төрле диннәре вәкилләре өчен изге җир. Сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре конфликтны хәл итүнең төрле вариантларын күп тапкырлар тәкъдим иттеләр. Әмма без бүген Израиль хакимиятендә Палестина халкына геноцид акцияләрен системалы рәвештә үткәреп торучы сугыш партиясе булуын күрәбез. Төрле дәүләтләр, шул исәптән Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләре моны туктатырга тырышалар», – дип билгеләп узды мөфти шәех.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100