news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил хәзрәт Гайнетдин: Шиһабетдин хәзрәт - ирекле фикер иясенең ачык үрнәге

Равил хәзрәт Гайнетдин: Шиһабетдин хәзрәт - ирекле фикер иясенең ачык үрнәге
Фото: © «Татар-информ»

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин XI Мәрҗани укуларында чыгыш ясады. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мәрҗани мәчете - Россиянең Европа өлеше өчен уникаль урын, монда Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт ике ярым гасырдан артык вакыт өзелмәгән...

Дингә каршы көрәшнең иң начар, иң оятсыз чорында Мәрҗани мәчете Россия өммәтенең бердәмлеге символы булып кала. 1980 елга минем буынга ислам диненең һәм татар теленең бетүен вәгъдә иткәннәр иде. Әмма без исән һәм Аллаһы Тәгаләнең теләге белән ата-бабаларыбыз җирендә яшәячәкбез, ә дингә каршы көрәшкән хакимнәрнең токымнары дустанә булмаган дәүләтләргә качты.

Татар халкы Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Ризаэтдин Фәхретдин кебек олуг гыйлем ияләрен тәрбияләп үстергән, аларны бөек дәрәҗәгә күтәргән һәм динсезлекнең иң караңгы чорларында да бу шәхесләрен онытмаган. Әсәрләрен укып, аңларлык дини белем дәрәҗәсе булмаса да, аларның шөһрәтле исемнәренә таянып, мирасын саклап, иманлы яшәешен дәвам иткән.

Безнең конференция татарларның дини фикерләвендә ватанпәрвәрлек һәм гражданлык карашын үстерүгә багышлана, бүген бу аеруча зур әһәмияткә ия. Бөек гыйлем ияләре исламга тугрылык белән Ватанга мәхәббәтнең бер-берсенә каршы килмәвен, әлеге сыйфатларның бер-берсен тулыландыруын күрсәткән. Алар кешеләрдә үз җәмгыяте, күпмилләтле Россия, аның бердәмлеге һәм чәчәк атуы өчен җаваплылык хисе тәрбияләгән. Россия халыклары бердәмлеге елында бу фикерләр аеруча көчле яңгырый. Тәкъвалыкның гражданлык җаваплылыгыннан аерылгысыз икәнлеген күрсәтүче бу идеяләр безгә яшь буынны чын ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләргә ярдәм итә.

Шиһабетдин хәзрәт - ирекле фикер иясенең ачык үрнәге, ул искергән схоластик алымнарны тәнкыйтьләүдән курыкмаган, шул ук вакытта Аллаһының тәкъва колы һәм үз халкының тугры улы булып калган. Ул үзендә теолог, тарихчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе сыйфатларын берләштерә. Мәрҗани тышкы формаларны гына түгел, диннең асылын да күрергә өйрәтә һәм хак дин кешене актив гражданин һәм патриот иткәнлеген күрсәтә. Нәкъ менә шуңа күрә аның мирасы искерми: ул элеккечә үк безнең алда җанлы сораулар куя һәм җанлы җаваплар тәкъдим итә.

Шатлыклы хәбәр белән уртаклашам: быел РФ мөселманнары Диния нәзарәте «Шиһабетдин Мәрҗани мирасы» китаплар сериясеннән аның хезмәтләрен нәшер итүне башлый. Беренче китапны бүген тәкъдим итәчәкбез», - дип искәртте Равил хәзрәт Гайнетдин үз чыгышында.

news_right_1
news_right_2
news_bot