news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Тумашевның каберенә чәчәкләр салу була

21 апрельдә ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты, режиссер Равил Тумашевның тууына 95 ел тула.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). 20 апрельдә сәгать унда ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты, режиссер Равил Тумашевның каберенә чәчәкләр салу була. Бу хакта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Равил Тумашев Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында күмелгән.

Чарада мәшһүр режиссерның балалары, туганнары, Тинчурин театры коллективы, шулай ук Мәдәният министрлыгы һәм республиканың башка театр вәкилләре катнашуы көтелә.


 


 

news_right_1
news_right_2
news_bot