news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил ТУМАШЕВ

“Cәнгать милләтне үстерүдә ярдәм итәргә тиеш”


Равил ТУМАШЕВ: “Сәнгать милләтне үстерүдә  ярдәм итәргә тиеш”

Татар театр сәнгате талантлы иҗатчыларга бик тә бай. Егерменче йөздә сәнгатьнең әлеге өлкәсендәге шәхесләр арасында режиссер Равил Тумашев та аерым бер урын алып тора дисәк, хата булмас.
Илле елга якын иҗади эшчәнлеге чорында Р.Тумашев тарафыннан күпсанлы пьесалар сәхнәләштерелә. Алар арасында татар, рус драматурглары һәм чит классиклары әсәрләре дә байтак.
Талантлы режиссер булудан тыш, Р.Тумашевның педагоглык эшчәнлеген дә билгеләп үтәргә кирәк. Шактый еллар Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, Казан театр училищесында режиссерлык һәм актерлык осталыгы дәресләре алып бара, аңа кадәр артистларны — сәхнәдә, ә яшь драматургларны иҗатта тәрбияли ул.
Билгеле булганча, бу көннәрдә күренекле милләттәшебез үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Р.Тумашев белән булган әңгәмә — аның эшчәнлеге, театр сәнгате тирәсе турында иде.


Равил абый, сезгә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында һәм озак еллар К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында эшләргә һәм күпсанлы спектакльләр куярга насыйп була. Ләкин шулай да күңелегездә “менә шушы әсәрне куясы иде, тамашачы игътибарына менә шушы әсәр барып җитмәде бит” дигән уй калмадымы?

Р.Т.: Юк, күңелдә андый уй калдырырлык, менә шушы әсәрне куймый калдым дигән ниндидер аерым бер әсәр юк.

Сезне әле һаман да иҗатта, театр сәнгатен үстерү юлында хезмәттә, диләр

Чынлап та, шулай. Халык бар, милләт бар һәм шул милләтнең үсүе бар. Безнең сәнгатебез менә шуңа ярдәм итәргә тиеш. Мин дөнья классиклары арасыннан энҗе бөртегенә тиңнәрен сайлап алып, татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнәм.
Бүгенге көндә У.Шекспирның бер әсәрен татарчага тәрҗемә иттем һәм аны, Б.Брехтның “Кавказский меловой круг”, О.Уайльдның “Как важно быть серьезным” әсәрләрен дә татарчалаштырып, академия театрына илтеп бирдем. Шунысын да яшермим: Шекспир әсәрен куюда үземнең дә катнашасым килә.

Тагын әле сезне бик борынгы бер әсәрне татар теленә тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнә дип ишеткән идек

Әйе, ул — бер һинд драматургының моннан мең ел элек язылган әсәре. Бераз “Таһир-Зөһрә” риваятенә охшаганрак, ләкин бик күләмле, ике кич бара торган пьеса. Мин аны да академия театрына тапшырдым, тик әле ул планга кертелмәгән.
Б.Брехт әсәрен мин Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрына да биргән идем. Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов бу әсәрнең эш планына кертелүе турында әйтеп куандырды үземне. Шунлыктан мин аларга Шекспир әсәрен дә бирергә вәгъдә иттем.
Мин халкымны яратам һәм шуңа да бөтен эшчәнлегемне мин милләтемә багышладым. Чит ил классиклары әсәрләрен дә мин татар халкында зәвык тәрбияли торган иҗат “азыгы булсын” дип тәрҗемә иттем.

Равил абый, тынгысыз күнелегез тагын нинди иҗади планнар белән яна икән? Әйтик, татар театрларының берәрсендә яңа сәхнә әсәре кую теләге юкмы?

Р.Т.: Бар, бар андый уй. Язучы Зәки Зәйнуллинның моннан егерме ел элек иҗат ителгән “Үрләр аша” дигән әсәрен сәхнәгә чыгару нияте бар. Аның инсценировкасын мин инде академия театрына бирдем. Әгәр урын бирсәләр, әлеге спектакльне чыгарырга исәп юк түгел.

Билгеле булганча, өлкән буын режиссерлар арасында сез берүзегез. Татар театрларының бүгенге эшчәнлеген ничек бәялисез?


Р.Т.:Татар театрларына мөнәсәбәтем яхшы. Ләкин аларга бәя бирә алмыйм, чөнки моның өчен спектакльләрне һәрвакыт күзәтеп бару һәм чагыштыру сорала. Шулай да әйтеп узыйм, драматурглар Туфан Миңнуллиның “Шулай булды шул” һәм “Дивана”, Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” әсәрләре бик ошады.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә, Равил абый! Һәрвакыт шулай илһамланып яшәгез, иҗат дәртегез сүнмәсен!

Әңгәмәдәш — Рәсилә Кәримова

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100