news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Шәрәфиев: Татар сәхнәсенә җитди һәм фикерле драматургия әсәрләре җитми

Юк-бар әйбер куеп маташканчы, танылган классикларның әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип саный артист.

(Казан, 12 март, "Татар-информ", Рәмзия Закирова). Татар драматургиясе җитди һәм фикерле пьесаларга кытлык кичерә. Татарстан һәм Россиянең Халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Равил Шәрәфиев "Яңа гасыр" телеканалында бара торган "Ком сәгате" тапшыруында шул хакта белдерде. 

“Дөресен генә әйткәндә, мин үземне татар театрларында куела торган сәхнә әсәрләреннән тулысынча канагать дип әйтә алмыйм. Сәхнәдә җитдирәк, фикерлерәк әйберләр күрәсем килә. Юк-бар әйбер куеп маташканчы, танылган классикларның әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк", – дип саный ул.

Артист фикеренчә, классик әсәрләрдә шактый әһәмиятле проблемалар күтәрелә һәм, иң мөһиме, бу мәсьәләләр бүгенге көн өчен дә шактый актуаль. “Мәңгелек темалар күтәрелмәсә, бу әсәрләр турында классика дип әйтеп булмас иде”, – ди Равил Шәрәфиев. 

news_right_1
news_right_2
news_bot