news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Шәрәфиев Марсель Сәлимҗановның күргәзмәсендә: Олпатлыгы белән яраттыра белде

Равил Шәрәфиев Марсель Сәлимҗановның күргәзмәсендә: Олпатлыгы белән яраттыра белде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның Милли музеенда «Марсель Сәлимҗанов: тылсымлы театр» күргәзмәсе ачылды. Ул режиссер Марсель Сәлимҗановның 90 еллыгына багышлана. Бу – музейның, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының уртак проекты. Күргәзмә режиссерның туган көнендә эшли башлады.

«Без, Марсель Хәкимовичның яшьтәшләре, бик бәхетле булдык. Ул безнең күренекле артистларыбыз Галия апа Нигъмәтуллина, Хәким ага Сәлимҗановларның улы. Безнең шикелле авылдан килгән гади авыл малае түгел, ә бүгенге театрны күргән, театрның тарихын белгән кеше иде. Шуңа күрә безгә аның белән эшләве җиңел булды. Мин аңа бик рәхмәтле. Мине популяр иткән спектакль – аның «Американ»ы иде. Шуннан мин популяр булып калдым», - диде Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев.

Ул Марсель Сәлимҗановның бервакытта да каты сүзле булмавын искәртте. «Татарстанда гына түгел, читтә дә танылды. Мәскәүдә үк: «Бу – Марсель Сәлимҗановның театры», - дип әйтә иделәр. Ул зур бәя. Карышкан вакытлар да булды, ләкин ул бервакытта да ачу сакламады. Үзен ул зур тотты, безнең җитәкчеләр дә аны хөрмәт итте, масаеп түгел, ә үзенең олпатлыгы белән үзен яраттыра белде», - дип искә алды Равил Шәрәфиев.

«Безнең өчен бу күргәзмәнең ачылышы – зур мәртәбә. Камал театрына минем аерым мөнәсәбәтем: гаиләбез белән әлеге театрга йөрергә яраттык. Төрле спектакльләрдә яңгыраган канатлы гыйбарәләр, цитаталар истә кала иде һәм халык телендә бик тиз тарала иде. 1990 еллар уртасында Марсель Хәкимович белән танышып калдым. Ул булган җирдә үзгә мохит була торган иде», - дип хатирәләре белән уртаклашты Татарстан Милли музее директоры Алисә Вяткина.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков күргәзмәгә килүчеләрне Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкат Миңнеханов исеменнән сәламләде. «Күргәзмәне оештыручыларның берсе, аның кураторы – безнең фәнни хезмәткәр, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова. Әлеге күргәзмә Марсель аганың исемен мәңгеләштерү юлында кечкенә адым. Мондый чаралар күбрәк булырга, аның даирәсе күбрәк булырга тиеш. Күргәзмәне Казанның барлык мәктәпләрендәге укучылары да күрсә иде», - диде ул.

«Марсель абый шушы кыска гомерендә бетмәс-төкәнмәс эшләр башкарды, Россия халкын таң калдырып, татарның мәшһүр театрына зур исемнәр яулап, зур шәхесләр үстереп, Россия күләмендәге дәһшәтле артистлар тәрбияләде. Марсель абыйны бик еш төшләремдә күрәм. Белгәннәребезне яшь буыннарга тапшырып калдырсак иде, алайса онытыла. Без һәрвакытта да милләтебезнең олуг шәхесләрен зурларга тиешбез», - диде Татарстан Язучылар һәм Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы, драматург Данил Салихов.

Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт пароходта Марсель Сәлимҗанов белән бергә барганнарын сөйләде. «Улым Булатны да, кызым Илсөярне дә балык тотарга өйрәтте. Бөтен артистларның балаларын ярата, алар белән сөйләшә иде. Марсель абыйны беркайчан да онытып булмый, без аны гел искә алабыз. Сөйләүләренчә, Марсель абыйның әтисе Хәким абый Салих Сәйдәшев фортепианода уйнаган вакытта кушылып җырлап җибәрә торган булган», - диде ул.

«Мин Марсель абыйның әнисе Галия апа белән ел ярым яшәдем. Аларда фатирда тордым, чөнки яшәргә башка урын юк иде. Бер айга гына кертеп торабыз дигән иделәр, ел ярым җибәрмәделәр. Шулай итеп, без аның белән бик дуслаштык, ул миңа апам кебек булды. Аның кунакчыллыгына, киң күңелле, олы йөрәкле булуына соклана идем. Галия апа миңа театрның серләрен – олы артистлар, тарих турында кызыклы итеп сөйли иде. Марсель абый әнисенә карата бик нәзакәтле иде. Көн саен аңа шалтырата иде», - диде Татарстанның халык артисты Фәридә Сафина.

Сәнгать фәннәре докторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Солтанова әлеге күргәзмәнең ачылышын республикада зур вакыйга дип атады. «Бүген Марсель абыйның гомеренең соңгы елларда яшәгән йортында истәлек тактасы да ачылды. Марсель абыйның рухы тынычтыр. Ул нинди исемнәр бар – барысын да алган шәхес. Аның исемендәге урам, премия, актерлар йорты да бар. Бу кичәне хатирәләрне яңарту кичәсе буларак кабул итәм», - диде ул.

«Без Марсель абыйның институтта алган беренче студентлары идек. Олы артистлар: «Марсель абыйдан куркабыз. Ләкин сезгә карата ул бик җылы мөнәсәбәттә, усал түгел», - диләр иде. Марсель абый безгә йөз татар пьесасын укытты. Без аның мәхәббәтен дә, кырыслыгын да тоя идек, шул ук вакытта курку бар иде. Дәрес вакытында кычкырып җибәрсә яки ачкычлары шалтыраса эшнең начар икәнен сизеп ала идек. Актерлар да, укучылар да, аңа карап, күтәренке рух, энергия ала идек», - диде Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова.

«Күргәзмәдә 300гә якын экспонат тәкъдим ителә. Яртысыннан артыгы – Милли музей фондларыннан. Режиссерның хатыны Гөлнара Сәлимҗанова күргәзмәгә гаилә архивыннан 68 әйбер тапшырган, Камал театры фондыннан исә 50дән артык әйбер – костюмнар һәм декорация эскизлары тапшырылган», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

Күргәзмәнең төп өлеше Марсель Сәлимҗанов тормышы һәм иҗатына багышланган. Аның әти-әнисе – Камал театры актерлары, ТАССРның халык артисты Хәким Сәлимҗанов һәм Галия Нигъмәтуллина. Алар драматург Кәрим Тинчурин белән эшләгәннәр һәм композитор Салих Сәйдәшев белән бер йортта яшәгәннәр. Күргәзмәдә Марсель Сәлимҗановка бирелгән бүләкләрне күреп булачак: Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты дипломы (1971), Станиславский исемендәге дәүләт премиясе Дипломы (1979), «РСФСРның халык артисты» исемен бирү турында грамота (1980), «СССРның халык артисты» таныклыгы (1985).

Күргәзмәнең үзәк урынын 2001 елда Марсель Сәлимҗановка тапшырылган «Алтын битлек» премиясе алып тора. «Марсель Сәлимҗанов: тылсымлы театр» күргәзмәсе Милли музейның овал залында урнашкан.

  • Татарстан Милли музее матбугат хезмәте тәкъдим иткән белешмә: Марсель Сәлимҗанов Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән 36 ел җитәкчелек итә. Ул 100дән артык спектакль куйган, алар арасында иң әһәмиятлеләре: «Американ» (1969), «Сүнгән йолдызлар» (1971), «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976), «Казан сөлгесе» (1985), «Зәңгәр шәл» (1985). Алар Россиянең күпмилләтле театр мәдәниятенең алтын фондына кергән. Спектакльләрендә ул милли тарих, мәдәният проблемаларын күтәрә. Аңа хәзерге тормыш контекстында традицион мәдәниятнең кыйммәтләрен саклау өчен тирән борчылу хас.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100