news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил САДЫЙКОВ:

"Безнең өчен иң мөһиме - укучыларыбызны ике бина арасында йөрүдән коткарып, гимназиябезне биналы итү"

Белем бирүдә югары күрсәткечләргә ия, эшчәнлеге һәрвакыт һәм һәркайда мактап телгә алына торган Казанның 18 нче санлы татар гимназиясе, кызганычка каршы, яртылаш килмешәк хәлдә яшәвен дәвам итә. “Безне барысы да канәгатьләндерә: милли мохит, белем бирү сыйфаты да. Моннан хәтта кайтасы да килми. 2008 нче елда оптимизация җилләре исә башлагач, “гимназиягез ябыла” дигән шаукым купкан иде, ул вакытта Туфан ага Миңнуллин тырышлыгы, катгый позициясе гимназияне саклап калырга ярдәм итте. Ләкин, алты ел вакыт узуга карамастан, боз кузгалмады, вәзгыять үзгәрмәде. 42 нче мәктәп бинасында килмешәк сыйфатында яшәвебезне дәвам итәбез. Безгә өстәгеләр, ни өчен тавыш куптарасыз, диләр. Без бит ызгышмыйбыз, бары тик тыныч юл белән үзебезгә яңа бина даулыйбыз. Аңлау бар, әмма мәсьәлә хәл ителми”, - дип ачынып сөйләде шушы гимназиядә кызы белем алган Рания ханым Садыйкова.

Мәктәпнең яхшы нәтиҗәләргә ирешүе дә, аның яңа бинага мохтаҗлыгы да – коры сүзләр түгел, моның раслыгына без гимназиянең үзенә барып, аның директоры - филология фәннәре кандидаты Равил әфәнде Садыйков белән әңгәмә корып, мәсьәләнең асылына төшенеп инандык. Гимназиянең Габишев урамы, 27а йорты адресы буенча урнашкан 42 нче гомуми белем бирү мәктәбе базасындагы сыйныфлары һәм Кол Гали, 13а адресы буенча элеккеге балалар бакчасы (анда 1-5 нче сыйныфлар белем ала) бинасы арасындагы сукмакны таптап тәмам гаҗиз булган балалар һәм укытучылар инде күптәннән яңа бина турында хыяллана. Аннан да бигрәк, гимназиянең физик тәрбия белән шөгыльләнү өчен иркен спорт залы да, физика, химия кабинетларында лабораторияләре дә юк. Мәгариф учреждениесе җитәкчелеге, мөгаллимнәре дә күңел биреп эшләгәндә, тиешле шартлар булмавы ризасызлык уята.

Яңа бина сорап язган үтенечләрен алар Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, Казан шәһәре Мәгариф идарәсенә, башкаланың Идел буе районы Мәгариф бүлегенә хат юлларына салып җибәргән булсалар да, әлегә күз күреп, колак ишетергә теләгән юллар укылмый, һаман кире кагу белән бәйле җаваплар килә. Шулай да, төшенкелеккә бирелүче юк, үз дигәннәренә ирешергә омтылыш ялкыны сүнәргә теләми. Равил Садыйков һәм ата-аналар исеменнән хатлар юллаучы Рания Садыйковада да өмет чаткылары бөтенләй юк түгел. Алар, өр-яңа бина таләп итми, бер дә булмаганда, һичьюгы, балалар бакчасына янкормага да риза. Бинага мохтаҗ булуларын алар Татарстан Президентына Ачык хатта да, безнең редакциягә җибәргән хатларында да тәфсилләп бәян иткән. Менә шул хатта борчылып язылган юллар мине гимназиягә китерде.

Равил әфәнде, иң элек гимназиянең оешып китү тарихына кыскача тукталып үтегезче.

Р. С. Гимназия башта 1994 нче елда шәһәрнең Идел буе районы 42 нче санлы мәктәбендә гимназия сыйныфлары буларак ачылган иде. Аннан безгә 361 нче балалар бакчасы бинасын бирделәр, анда башлангыч сыйныфлар белем ала башлады. Ә 42 нче мәктәпнең өченче катының сул як өлешендә бишенче сыйныфтан укыта башларга рөхсәт иттеләр. Шуннан соң, 1999 елның ноябрь башында, гимназия статусы биреп, аны 18 нче номер дип билгеләделәр. Шулай итеп, быел ноябрь аенда гимназия буларак эшли башлавыбызга 15 ел була. 1994 елдан исәпләсәк, эшчәнлегебезгә 20 ел тула.

Яңа бинага ихтыяҗ мәсьәләсе буенча сүзне кайчан кузгата башладыгыз?
Р. С. Алты ел элек гимназияне ябып, аны түләүле балалар бакчасы итеп ачарга җыенулары турында сүз таралды. Без 2005 нче елда башлангычлар белем ала торган балалар бакчасы бинасына зурдан кубып ремонт ясаган идек. Ата-аналар да, балаларын яхшы шартларда укытуны теләп, 5,5 млн сумга төзекләндерү эшләренә үзләренең саллы өлешен кертте. Бинаның түбәсен яптык, торбаларны алмаштырдык, бассейнын эшләттек, җиһазларын яңарттык һәм башка җитди эшләр башкардык. Моннан файдаланып, гимназияне яптырып, аны түләүле балалар бакчасы итү турында мәкерле ният корып йөрүчеләр дә табылды. Ул вакытта гимназияне яптырмаска инде хәзер мәрхүм Туфан Миңнуллин ярдәм итте. Вакытында чарасын күрмәсәк, ахыры нәрсә булып бетәр иде... Шул вакыттан соң, менә инде алты ел дәвамында яңа бина кирәклеге турында чаң сугабыз. Төрле органнарга мөрәҗәгать итәбез, тик әле безне ишетергә теләмиләр.

Үз бинагыз булмый торып, энтузиазм хисен сүндермичә, һаман да дәртләнеп эшләүгә, югарырак үрләр яулауга ничек ирешәсез?

Р. С. Әлегә кадәр ике бина арасында йөрибез, әмма бу төшенкелеккә бирелергә сәбәп түгел. Без күңелсезләнмибез, горурланып, аягыбызда нык басып эшлибез. Мин үзем иртәнге 7 нче яртыда ук эшкә килеп җитергә тырышам, чөнки эшкә китешли балаларын иртүк 7 дә мәктәпкә кертеп калдыручы ата-аналар бар. Һәр бала үз кабинеты ачкычын алып, дәрес башланганчы шунда утыра.  
  Кечкенә генә булсак та, уңышларыбызны беләләр. 2006 нчы елда “Одаренные дети – будущее России” энциклопедиясе чыккан иде: анда Казаннан бары тик ике мәктәп – 18 һәм 19 нчы гимназияләр кертелгән. 2005 нчы елда без Каюм Насыйри исемендәге республика премиясенә лаек булдык. 2006 нчы елда мәгариф өлкәсендә РФ Президенты гранты тапшырылды. Инновацион белем бирү программаларын гамәлгә кертүче белем бирү учреждениеләре конкурсы җиңүчесе булдык. Узган уку елында “Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе” конкурсында “Иң яхшы милли гимназия” номинациясендә лауреат исемен алдык. Гимназия шулай ук “Бөтенроссия мактау китабы” федераль реестрына кертелде. Моннан тыш, укучыларыбыз һәрвакыт шәһәр, республикакүләм, бөтенроссия олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар яулап тора. 
 Гимназияне тәмамлагач та, чыгарылыш укучылары онытмый: һәрвакыт киләләр, уңышлары белән уртаклашалар. Хәзерге вакытта гимназиядән чыккан 14 фән кандидаты белән горурлана алабыз. 75 медалистыбыз бар. Аллага шөкер, ел саен чыгарылыш укучыларының 70 проценттан артыгы югары уку йортларына кереп бара.

Башлангыч сыйныфларда үз бинасында хуҗа кебек йөреп, аннан 42 нче мәктәпкә күченү белән риза булмыйча, балаларын башка мәктәпкә күчерүчеләр бармы соң?

Р. С. Башлангычтан соң кайбер ата-аналар аптырашта калалар: китәсебез килми, нишләргә, диләр. Ике бина арасында йөреп, балабыз бәрелер-сугылыр, куркабыз, аңа читен булыр диләр. Шул сәбәпле, башка мәктәпкә күченергә мәҗбүр булучылар да бар.

Кадрлар белән вәзгыять ничегрәк?

Р. С. Кадрлар китми бездән, чөнки зур гаилә кебек яшибез. Укытучыларга кулдан килгәнчә барлык шартларны тудырырга тырышам, бары тик балаларга яхшы белем генә бирсеннәр. Бүгенге көндә гимназиядә 35 укытучы бөтен көчен куеп эшли.

Укучыларга белем бирү системасында үзегезгә хас нинди үзенчәлекләрне билгеләп үтәр идегез?

Р. С. Гимназиядә һәр бала үзебезнеке күк. Дәресләр тәмамлангач, шундук өенә кайтып китә алмаган, яисә ата-анасы килеп каршы ала алмаган балалар кичке 5 кә кадәр дә озайтылган вакытка, ягъни “продленка”га кала ала. Вакытны ничек уздырырга белмичә аптырап йөрү юк, әйтик, башлангычта укучылар бассейнга йөри яки түгәрәкләргә бара ала. Бассейн атнасына дүрт тапкыр ачык.

Галимнәр белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Дәресләр тәмамлангач, сәгать икедә махсус курслар башлана. Югары сыйныфларда укучылар үзләре теләгән фән буенча әзерлек курсларына йөри. Югары уку йортларыннан галимнәр, галимәләр атнага бер килеп, дәрес бирә. Әлеге курслар бушлай.

Әйтергә кирәк, башлангычлар өчен гимназиябездә бик уңайлы шартлар тудырылган. Һәр сыйныфның уку бүлмәсе белән янәшә, уен залы бар, чишенү бүлмәсе дә, бәдрәфе дә – һәр кабинетның үзенеке. Балалар бакчасыннан соң мәктәпкә укырга килгән бала биредә стресс кичерми. Хәтта бәдрәфе дә сабыйларга уңайлы итеп, бакчадагыча, малайлар һәм кызларныкы итеп бүлеп ясалган.

42 нче мәктәп базасында өлкән сыйныф укучылары бер кабинеттан икенчесенә күченеп йөрми, укытучылар дәрес бирергә үзләре керә. Без барлык фәннәр буенча да татар телендә белем бирәбез, тик югары сыйныфларда Бедәм дәүләт имтиханына әзерлекне күздә тотып, төшенчәләрне рус телендә дә аңлатабыз. 

Бүгенге көндә гимназия, яңа бинадан тыш, тагын нинди уңайлыкларга ихтыяҗ кичерә?

Р. С. Дөресен генә әйткәндә, спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар юк диярлек: спорт залы бик кечкенә, анда турникта тартылып, тренажерда гына шөгыльләнеп була. Аның мәйданы туп тибәргә рөхсәт итми. Югары сыйныф укучылары гимназиядән ерак түгел “Акчарлак” спорт комплексына, шулай ук бассейнга йөрергә мәҗбүрләр. Һава шартлары яхшы булганда, физик тәрбия дәресләрен без гел урамда уздырырга мәҗбүрбез.

Үзебез откан грант акчаларына компьютерлар, асылмалы такталар да, төрле әсбаплар, яңа парталар алдык. Балаларга заманча тирән белем бирү өчен барлык шартларны да тудырырга тырышабыз, тик тәнәфес вакытында ашханәгә һәм дәресләргә ике бина арасында чабып йөрүләре генә борчый, имгәнүләреннән бик куркабыз. Безнең өчен иң мөһиме – укучыларның иминлеген кайгыртып, аларны ике бина арасында йөгерүдән коткарып, яңа бина белән тәэмин итү. Төзелешкә урын юк дип әйтү – ул сылтау гына, яңа бина булмаса, һичьюгы янкормага урын бар. Гимназияне үзенә бер аерым биналы итеп күрә алсам, лаеклы ялга да тыныч күңел белән китәр идем.

Ә 42 нче мәктәпнең спорт залыннан файдаланырга мөмкинлек юкмы?

Р. С. Ул мәктәпнең спорт залы берәү түгел, икәү, тик, никтер, безгә анда дәресләр үткәрү рөхсәт ителми. Татар мәктәбенә ник гел шундый караш хакимлек итә – аңламыйм! Спорт залыбыз булмаса да, башкалардан калышмаска тырышабыз. Укучыларыбыз район һәм республикакүләм ярышларда канаша. Кул көрәштерү, йөгерү, йөзү буенча урыннар алып торалар. Алга таба ышаныч бар, шуның белән яшибез.

Равил әфәнде, быел гимназиядә белем алучылар сафын ничә бала тулыландырачак соң?

Р. С. Гимназиядә хәзерге вакытта 400 гә якын бала белем ала. Быел 45 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Беренче сыйныфка килергә теләүчеләр бик күп, ләкин ала алмыйбыз шул, юкса, бик кысан булачак.

Әлегә Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин да, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та җавап хатларында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетында 2014, 2015 һәм 2016 нчы елларга мәгариф объектлары төзелешенә акча каралмаганлыгы турында белдерә. Бары тик Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф бүлеге башлыгы М. Закированың җавап хатын укыганда гына, күңелгә бераз җылы керә: ул бүгенге көндә гимназиянең яңа бинасын төзи башлау мөмкин түгел, бу мәсьәләне алдагы елларда күтәрергә тырышырбыз, дип "канат куя". Хәер, гимназиядән Рөстәм Миңнехановка язылган Ачык хатта да, быел, кичекмәстән, бина кирәк дип, мәсьәләне кабыргасы белән куючы юк бит. Бу хыял якындагы елларда тормышка ашса да бик шәп булыр иде! Өметсез шайтан гына, диләр, югыйсә. Ә хәзергә аларның, сабыр төбе - сары алтын, дип, яңа уку елына аяк басарга әзерләнүләре...

P.S. Өстәге фотода - 42 нче мәктәп бинасы, аннан түбәндәгесендә - элеккеге балалар бакчасы бинасы. 

Әңгәмәне Гөлнар Гарифуллина үткәрде


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100