news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Сабырга Әлмәт төбәгендә татар әдәбиятын үстерү эше йөкләнергә мөмкин

Равил Сабырга Әлмәт төбәгендә татар әдәбиятын үстерү эше йөкләнергә мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсендә үзгәрешләр көтелә. Драматург һәм журналист Равил Сабырга Әлмәт төбәгендә татар әдәбиятын үстерү эше йөкләнергә мөмкин.

«Андый уйлар бар. Татарстанның Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, кебек шәһәрләрен һәм берничә районын берләштергән төбәкнең иҗади потенциалы зур. Шул төбәктә әдәби тормышны җанланлырасы килә», – диде Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Әлмәт районының Габдрахман авылында танылган шагыйрә Энҗе Мөэминова укулары булачак. Шул ук көнне Ркаил Зәйдулла катнашында Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсенең утырышы көтелә. Үзгәрешләр шунда булырга мөмкин.

Ркаил Зәйдулла Әлмәт төбәгендә иҗади тормышны җанландыру мәсьәләләре буенча «Татнефть» белән дә сөйләшүләр баруын әйтте. Әгәр җитәкче алыштыру мәсьәләсе хәл ителсә, Равил Сабырның бу эшне киң колач белән алып бара алачагына ышаныч белдерде.

  • Хәзерге вакытта Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсен язучы һәм журналист Рәфкать Шаһиев җитәкли.
  • Равил Сабырга быел 50 яшь тулды. «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Нефтяные вести» газетасының баш мөхәррире булып эшләде, соңрак «Татнефть»нең мәгълүмати сәясәт идарәсенең эчке багланышлар бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкарды. Ел башында эшеннән китүе билгеле булды
  • Соңгы танылган һәм резонанс уяткан әсәрләренең берсе – «Фәхрине үтереп ташладылар» романы һәм әлеге әсәр буенча Әлмәт театрында куелган «Бер хыянәт тарихы» («Фәхрине үтереп ташладылар») киноспектакле.
  • Быел Минзәлә театрында авторның «Син генә җитмәгән идең» комедиясе куелды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100