news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Сабыр Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе итеп расланды

Равил Сабыр дүрт елга ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе итеп расланды. Бу карар 9 апрельдә әлеге оешманың идарә утырышында кабул ителде, дип хәбәр ителә оешманың социаль челтәрендә.

Исегезгә төшереп үтәбез, Равил Сабыр нефть башкаласы бүлегенең җаваплы сәркатибе итеп 2024 елның ноябрендә билгеләнгән иде. Ркаил Зәйдулланың аны җитәкче итеп кую тәкъдимен Әлмәт бүлегенең күпчелек әгъзалары хуплады.⠀

2025 елның 27 мартында Казанда Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы корылтае узды. Анда оешманың рәисе итеп Ркаил Зәйдулла яңадан сайланды. Ул идарә әгъзаларын тәкъдим иткән иде. Кичә яңартылган идарәнең беренче утырышы узды.

Берлек рәисенең иҗат буенча урынбасары итеп Дания Нәгыйм, оештыру эшләре буенча урынбасар итеп музыкант һәм шагыйрь Ильяс Фәрхуллин билгеләнде. Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе булып Факил Сафин калды. Проза остаханәсен Айгөл Әхмәтгалиева, поэзия — Рифат Сәлах, драматургия — Гөлүсә Батталова, әдәби тәнкыйть — Әлфәт Закирҗанов, балалар әдәбияты остаханәсе җитәкчесе итеп Рафис Корбан куелды. Шулай ук Кабул итү комиссиясе һәм Президиум әгъзалары сайланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100