news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Сабыр: Съездда чыгыш ясарга телим, эшлекле тәкъдимнәрем бар

Равил Сабыр: Съездда чыгыш ясарга телим, эшлекле тәкъдимнәрем бар
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бүген Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш съездында Берлекнең стратегик үсеше һәм Татарстан Язучылар берлегенең Россия Язучылар Союзы белән берләшү мәсьәләсе каралачак.

«Хисләр - катлаулы. Бирешәсе дә килми, чигенмичә булмаганын да аңлыйсың. Ә өмет юк түгел инде, өметсез - шайтан, диләр бездә. Трибунадан бу хәлләр турында үз фикеремне әйтәсем килә, эшлекле тәкъдимнәрем дә бар», диде Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, язучы Равил Сабыр.

Ул съездда үзенә сүз биреләсенә ышана.

  • Татарстан Язучылар берлеге съезды Тинчурин театры бинасында үтә.
  • Көн тәртибендә Уставка үзгәрешләр кертелү, Татарстан Язучылар берлегенең идарәсен раслау мәсьәләләре дә бар.
news_right_1
news_right_2
news_bot