Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Равил Сабыр Резидә Шәрәфиева турында: Ике тәүлек тоташ бушлай җырлаган иде
Язучы, драматург Резидә Шәрәфиеваның авылдашы, күршесе Равил Сабыр җырчы белән бәйле хатирәләрен «Интертат»ка сөйләде.
«1995 елның 18 мартында Римма белән минем туебыз булды. Резидә апа Шәрәфиеваның һәм Равил Галиевның күтәрелеп кенә килгән чаклары. Ике тәүлек тоташ бушлай җырладылар! Мине, әнине, күрше буларак якын итеп, дус итеп. Безнең туй авыл клубында узды. Залдан кино карый торган креслоларны чыгардык та, өстәлләр тезеп, кунаклар өчен урыннар ясадык. Беренче көнне – туй барышында шул залның сәхнәсендә, икенче көнне кунакларны чәйләр эчертеп, автобусларга утыртып җибәргәндә җырладылар», – дип искә алды ул.
Алар Наратлы Кичүдә күрше йортларда үскәннәр. «Ике-өч өй аркылы гына тордык. Резидә апа – алар гаиләсендә иң олы бала иде. Аннары сеңлесе Дилбәр апа, Илһам һәм Илдар исемле энеләре бар. Мәктәптә укыган вакытта мин Илһам белән бик дус идем. Еш кына аларда бергәләп уйный, вак-төяк эшләрне дә бергәләп эшләп куя идек», – ди Равил Сабыр.
«Хәтерлим, Резидә апаның Минзәлә педучилищесында укып йөргән вакытлары. Кайтып керде дә: «Тәк! Олы Шәрәфиев – Илһам була инде бу – су алып кайтасың! Бәләкәй Шәрәфиев, утын алып керәсең!» – дип «командовать» итә башлады. Малайларга, билгеле, ошамый инде, уеннары бозылгач. «И-и-и, кайтты инде теге, хәзер эшләтергә тотына», – дип, борын астына мыгырданып йөриләр иде», – диде язучы, драматург.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз