Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Равил Сабыр мәктәп программасына ни өчен Тукай белән Җәлилнең сайлануын аңлатты
Драматург, прозаик һәм Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге башлыгы Равил Сабыр Габдулла Тукай белән Муса Җәлилне дөньяда иң танылган ике татар шагыйре дип атады.
«Миңа яшьләр милли әдәбият белән кызыксынамы-юкмы икәнен әйтүе кыен. Әмма шуны белергә кирәк, Россия – күпмилләтле ил, анда төрле халыклар яши, аларның да үз меңъеллык әдәбияты бар. Үз газеталары, журналлары, китаплары, басмалары, театрлары. Моны белү артык булмас, дип уйлыйм. Белем беркайчан да артык булмый», - дип белдерде ул «Татар-информ»га.
Тукай белән Җәлилнең сайлануын Сабыр «тормыш законы» дип атады: һәр әдәбиятта байрак итеп күтәрелгән язучылар бар. Татар әдәбиятында – Тукай, рус әдәбиятында – Пушкин. Аның сүзләренә караганда, хәтта кайбер укытучылар да, танылган татар язучыларын санап чыгарга сораганда, иң беренче итеп Тукай белән Җәлилне атый.
«Тукай – ул, руслар Пушкинны атаган кебек, безнең һәр нәрсәбез. Ә Җәлил - дөньякүләм танылган герой-шагыйрь, фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән Советлар Союзы Герое. Аны да, Тукайны белгән кебек, бөтен дөнья белә. Бу дөньяда иң танылган ике татар шагыйре. Шуңа да алар кертелгән», - дип ассызыклады Сабыр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз