news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Рахмани: Рафис Корбанның миссиясе бар – ул дөреслеккә омтыла

Равил Рахмани: Рафис Корбанның миссиясе бар – ул дөреслеккә омтыла
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Филология фәннәре кандидаты, Татарстаның атказанган мәдәният хезмәткәре, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Равил Рахмани Габдулла Тукай музеенда Тукай Дәүләт премиясенә әдәбият өлкәсендә булган кандидатларның иҗатлары турында фикер алышуда катнашты. Ул язучы, шагыйрь, быел Тукай премиясенә кандидат Рафис Корбанның дөреслеккә омтылып иҗат итүе турында сөйләде.

«Әдәбиятта яхшы әсәрләр һәм тарихи миссия үти торган әсәрләр бар. Рафисның әсәрләре турында «менә монысы яхшы, менә монысы мондый-тегенди» дип әйтәсем килми. Рафис Корбанның соңгы елларда язылган әсәрләре – вакыйга булырлык әсәрләр. Рафисның миссиясе бар: ул дөреслеккә омтыла, дип карарга кирәк», - диде галим.

Мисал буларак, ул «Ватан» әсәрен атады. «Әлегә кадәр Муса Җәлилне без лаеклы төстә зурлап килдек, Мәскәүдә милләтнең стратегиясе турында сөйләшү булды, анда Чулпан Җәлилне ешрак чакыру турында фикерләр әйтелде. Ләкин Муса Җәлилнең кем икәнлеген ачарга кирәк. Рафис «Ватан» әсәре белән Муса Җәлилнең кем икәнен ачуга таба шактый кыю адым ясады. Бу – әдәбиятта дөреслеккә таба бер адым, дигән сүз», - диде Равил Рахмани.

«Рафис милләтне йөрәгенә якын итеп яши белә. Игътибар итегез, 1989 елда Илһам абый Шакиров Рафис Корбан сүзләренә язылган: «Уян, татар, уян инде. Уянырга вакытта җитте!» – дип җырлый иде. Бу җыр да – гади генә. Монда образ да, бернәрсә юк. Илһам абый күпме җырлады, күпме татар шул җырны тыңлап рухланды! Аннары Рафис балалар шагыйре булды. Рафис романнар яза башлагач та, мин аны дөреслеккә кайту, халыкка этәреп җибәрү өчен язылган әсәрләр, дип кабул иттем», - диде тәнкыйтьче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100