news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Насыйров – “Ауропа стандарты” халыкара премиясенә лаек булды

Равил Насыйров – “Ауропа стандарты” халыкара премиясенә лаек булды

(Ульяновски, 11 апрель, “Татар-информ”, Айрат Ибраһим). Ульяновскида бик тә уңышлы эшләп килүче “Стройпластмасс” акционерлык җәмгыяте “Ауропа стандарты” дигән халыкара премиягә лаек булды.

“Стройпластмасс” җитәкчесе Равил Насыйров өлкә күләмендә киң танылган шәхесләрнең берсе. Ул 1954 елда Иске Кулаткыда туып үскән. Үзгәртеп корулар башлангач, аңа таркалып беткән шушы ширкәтне аякка бастыруны тәкъдим итәләр. Нәтиҗәләр шаккаткыч була: ширкәт хезмәткәрләре 9 ай үтүгә үз куллары белән җыелган җиһазлар ярдәмендә обой чыгаруга керешә. Бу беренче һәм иң кыен адым була. Хәзер исә чәчәк атып яшәүче завод көнкүрештә киң кулланылучы бихисап тауарлар һәм төзелеш материаллары чыгара. Аның тауарлары Камчаткадан алып Франциягә кадәр Ауразия киңлекләрендә яхшы сатыла, киң кулланыла. “Ауропа стандарты” исемле премиягә лаек булу – үзе генә дә бу ширкәт тауарларының сыйфаты турында югары фикердә булу өчен җитәрлек дәлилдер.

Әмма Равил Насыйровның төп батырлыгы бу түгел. Ульяновски өлкәсендә авыл хуҗалыгы җирләренең яртысы чамасы буш ятканда, ул “Заветы Ильича” дигән хуҗалыкны арендага ала. Һәм күпмедер вакыт үтүгә, аның нигезендә тудырылган “Стройпластмасс-Агропродукт” өлкәдә авыл хуҗалыгы буенча иң уңышлы эшләп килүче хуҗалык булып танылды. Терлекчелек ягыннан да, игенчелек буенча да өлкәдә аңа тиңнәр юк. Кулланучы бу хуҗалык тауарларының югары сыйфатта булуын яхшы белә. Шуңа күрә аңа үзе үстергән ашлык, үзе җитештергән колбаса, ит, май һәм сөт кебек ризыкларны сату буенча да кыенлыклар юк.

Ясалма күлдә каз-үрдәкләр йөзә, балык үрчи: барысы да байлык китерә. Башка авыллар таркалу хәлендә яшәгәндә һәм чарасызлыктан халык эчүгә сабышканда, Салмановка авылы чәчәк атып яши. Равил Насыйров, биредә татарлар да яшәвен исәпкә алып, авыл мәктәбендә ана теле дәресләре һәм татар сәнгате түгәрәге оештыруга иреште. Шулай ук бу уңган егетебез Ульяновски районында бердәнбер татар авылы Яңа Бидәнгене дә ярдәменнән ташламый. Сәбәбе дә юк түгел: бу авыл кешеләре арасында да “Стройпластмасс”ка эшкә йөрүчеләр шактый.

news_right_1
news_right_2
news_bot