Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Равил Моратов уйлап табучы һәм рационализаторларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Бүген Россиядә Уйлап табучы һәм рационализатор көне билгеләп үтелә
(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Бүген Россиядә Уйлап табучы һәм рационализатор көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов котлау белән чыкты.
“Хөрмәтле тикшеренүчеләр, уйлап табучылар һәм рационализаторлар! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үземнең исемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Истәлекле даталар календарендагы бу көн алдынгы идеяләр һәм революцион эшләнмәләр авторлары булган кешеләргә кагылышлы. Сез, вакытны ашыктырып, илебезнең интеллектуаль байлыгын уникаль фәнни казанышлар һәм прогрессив техник карарлар белән тулыландырасыз.
Инновацион технологияләр кертү, җитештерү процессларын камилләштерү Татарстан Республикасының үсеше һәм чәчәк атуы өчен әһәмиятле шарт булып тора. Республикабызның зур предприятиеләрендә рациональ тәкъдимнәрне һәм уйлап табуларны гамәлгә кертүдән миллиардлаган сум табыш китерә. Бу Татарстанны Россия Федерациясендә инновацион эшчәнлек юнәлешендә әйдәп баручыларның берсе итеп таныта.
Уйлап табучыларга һәм новаторларга булышлык итү Татарстан Республикасы Хөкүмәте алып барган өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Безнең төбәктә инновацион система төзелгән, аның составында уйлап табуларны һәм перспектив идеяләрне коммерциализацияләштерергә ярдәм итүче технопарклар һәм бизнес-инкубаторлар челтәре бар.
Татарстанның бүгенге уйлап табучылары һәм тикшеренүчеләре киләчәктә дә республикабызның икътисади һәм интеллектуаль потенциалын ныгытуга бәяләп бетергесез өлеш кертер дип ышанам.
Барлык уйлап табучыларга һәм рационализаторларга иҗади эзләнүдә уңышлар, язылган планнарны тормышка ашыруда дәрт һәм күңел күтәренкелеге, сәламәтлек һәм иминлек телим”, - диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз