news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Моратов: “Утсыз калган авыллар өчен дизель генераторлар, электр станцияләре сатып алу буенча чаралар күрәбез”

Хәзергә 265 торак пунктта 82 мең кеше утсыз, электр энергиясез кала

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча аңлатма бирде.

“Кичә кичке сәгать тугызда республиканың 7 муниципаль районында гадәттән тыш хәл кертелде. Иртәнге сәгать сигездә аларга Минзәлә һәм Лениногорск районнары өстәлде. Чөнки табигать шартлары катлаулана: юеш кар, урыны белән яңгыр яуды. Бик күп урында электр линияләре зыян күрде.

Иртәнге сәгать сигезгә ике югары вольтлы электр линиясе эшләми иде. Моның нәтиҗәсендә 683 торак пункт утсыз калды. Бу 284 мең кеше дигән сүз”, - дип белдерде ул. Кайбер районнарда электр чыбыкларына агачлар ауган һәм ут беткән. “Әмма идарә итмәслек хәл юк. Эшләчәкбез”, - диде ТР Премьер-министрының беренче урынбасары.

Равил Моратов сүзләренчә, кичә кичке сәгать тугызда һәм төнге уникедә гадәттән тыш хәл буенча комиссия утырышын уздырылган. Анда ТР Президенты, барлык муниципаль районнары башлыклары, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, бу эшкә катнашы булганнарның барысы да катнашкан.

“Бүген иртәнге сәгать сигезгә хәл бераз яхшырды. Хәзергә 265 торак пунктта 82 мең кеше утсыз, электр энергиясез кала. Һәм 43 котельный даими схема буенча электр энергиясенә тоташтырылмаган.

Хәл гел үзгәреп тора. Кичә кич белән ремонт эшләренә 130 бригада (530 кеше) җәлеп ителгән иде. Бүген төрле оешмалардан 512 кеше өстәлде.

Иртәнге сәгать сигездә нинди эшләр эшләргә икәнеген ачыклап бурыч куйдык. Бүген кичке биштә комиссиянең чираттагы утырышы була. Без оборона министрлыгы структураларына күчмә электр станцияләре бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать иттек. Гомумән алганда, бу хәл - эш режимында саклана.

Кичке бишкә электр энергиясез калган торак пунктлар саны тагын да азрак булыр һәм барлык котельнаялар эшли башлар дип уйлыйм.

Бүген иртәнгә 62 авыл мәктәбе ябылган. Аларның кайсында – җылы, кайсында ут юк. Без бу проблема белән дә шөгыльләнәбез.

Авыл халкын тынычландырасым килә. Без хәзер өстәмә дизель генераторлар, электр станцияләре сатып алу буенча чаралар күрәбез. Аларның бөтенесе дә авылларга электр энергиясе бирү өчен җибәреләчәк”, - диде Равил Моратов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100