news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Моратов: “Уен бизнесы проблемасын хәл итү никадәр озаккарак сузылса, әлеге бизнес тарафдарлары да шулкадәр озаграк вакыт күңелсезлекләргә дучар булачак”

Равил Моратов: “Уен бизнесы проблемасын хәл итү никадәр озаккарак сузылса, әлеге бизнес тарафдарлары да шулкадәр озаграк вакыт күңелсезлекләргә дучар булачак”

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген ТР “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, көн кадагына сугылган четерекле проблема – уен бизнесы язмышына багышланган матбугат конференциясендә бу уңайдан фикерләрен бәян итте.

Уен бизнесының вак компанияләре үзара конкуренция дулкынында яши, ә эре компанияләр вак оешмаларны “ашый”, ягъни бер-берсенә каныгу хакимлек итә. Равил Моратов бүген әнә шулай дип белдерде. Кыскасы, закон булмаса, уен бизнесындагы эчке процесста аңлашылмаучанлыклар байтак туар иде. Беренче вице-премьер уен бизнесы проблемаларын тулырак күзаллау өчен, уен объектларын “банкада бер-берсен ашаучы үрмәкүчләр”гә тиңләде.

“Республика бюджетына файдасызлыгы, җәмәгатьчелек тарафыннан җитди каршылыкларның – барысының да уен бизнесына тискәре йогынтысы сизелә һәм нәтиҗәдә, әлеге ризасызлыклар тискәре күренешләр җыелмасы пәйда булуга этәргеч ясый. Атлаган саен уен салонына килеп төртелү, игроманиянең чын мәгънәсендә нык тамыр җибәрүен исбатлый”, - ди Равил Моратов. Аның фикеренчә, җыелган бурычлар аркасында күпләрнең язмышының аяныч төс алуы, фатир, машина һәм башка мөлкәттән колак кагу күренешләренең чәчәк атуы– уен бизнесының җәелгән эшчәнлегенә нокта куярга вакыт икәнлеген раслый. “Шунысын билгеләп узарга кирәк: уен бизнесында кредитка акча бирү дә гадәткә кереп китте, шушы акчалар акча суыручы автоматка кереп киткәнлектән, уен белән мавыгучылар шәхси милекләрен сатарга мәҗбүр була, билгеле, бу очракта, үзләренең һәм якыннарының гомерләрен саклап калу максаты эзәрлекләнә”, - дип ассызыклады ул.

Равил Моратов әйтүенчә, уен бизнесы вәкилләре 1500-2000 сум тирәсе хезмәт хакы алып яши, бу эшмәкәрлеккә җәлеп ителгән хезмәткәрләрнең теркәлгәннән күпкә артыграк булуы да мәгълүм, мондый хезмәткәрләрнең бюджетка салым түләмәве, турыдан-туры зыян сала. Әле өстәвенә, конверт ысулы белән хезмәт хакы түләүчеләрнең үҗәтлеге аркасында, соры базар эшчәнлеге җәелә, ә моның алга таба ачы җимешләре күренә башлаячак, пенсиядән мәхрүм калу, аянычлы йомгакларның берсе булачак. “Уен бизнесында исәпләнүчеләрнең акчалары чиксез күләмдә, бу эшмәкәрлек төренең матди яктан файда китерү ачыктан-ачык, бер уен автоматы бәясенең 10-11, ким дигәндә, үзен 6 ай эчендә аклавы, югары рентабельлек турында сөйли, салон тотучыларның кайберләре депутатларга тәэсир итеп, проблемалардан качарга омтыла, әмма уен бизнесының бүгенге торышы хакимиятне дә, халыкны да канәгатьләндерми”, - ди ТР Хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары. “Пычрак акча әйләнешенә киртә куяр өчен, закон нигезендә уен бизнесына карата иң йомшак чаралар кабул ителә дип әйтергә кирәк, бу бизнес вәкилләренә урын билгеләү алдыннан, беренче нәүбәттә, шартлар куела”, - ди ул. Шулай итеп, 18 октябрьдә конкурс шартларына туры китереп эш итүче уен салоннары Казан ипподромы территориясенә күчәчәк. Бу көнне кискен үзгәрешләр булачагына һәм законның үтәләчәгендә вице-премьерның шиге юк.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә республика карарлары гына җитми, РФ төбәкләрендә дә бу проблеманы хәл итү ихтыяҗы туган. “Уен бизнесы барлык ысул һәм әмәлләрне эшкә җигүгә корылган оятсыз сугышка әйләнде, дөресен генә әйткәндә, аларның хата-ялгышлыклары күп, шуңа күрә бу бизнес вәкилләрен тәнкыйть утында яндырырга мәҗбүр булабыз”, - ди ул. Беренче вице-премьер ассызыклавынча, бүгенге көндә Казандагы уен объектларыннан котылып, аларны шәһәр ипподромы тирәсенә урнаштыру вәзьгыяте борчу тудыра, ә Кама Аланына туплау, ул чираттагы перспектива булып тора. “Хакимият тарафыннан уен бизнесындагыларга уртак фикергә килү максаты белән тәкъдимнәр ясалса да, алар арасында ризасызлык күрсәтеп, каршы килүчеләр шактый. Әмма шәһәр урамнарын ташлап китәр соңгы көн якынлаша башлаган саен, дәгъвасыз ризалашучылар арта һәм ат-спорт комплексы янына күченүгә гаризалар күбрәк агыла башлый”, - диде ул. Әмма бер нечкәлекне искәртте, конкурска, хезмәт хакы тиешле күләмдә һәм тиешле ысул белән түләнмәсә (“конверт” белән бирү күздә тотыла), гариза һәм материаллар тикшерелмәячәк. Матбугат конференциясендә уен бизнесы тарафдарларының хәйриячелек эше белән шөгыльләнмәвенә дә шелтә белдерелде. ТР Хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары әйтүенчә, уен бизнесын бөтенләй юкка чыгару таләп ителми, бу киресенчә, бюджетка зыян китерергә мөмкин, ләкин аларның эшчәнлекләре тәртип нигезендә, башкачарак юнәлештә борылса, бу уен бизнесы үсешен тәэмин итәр иде.

Р. Моратов Ирек мәйданында узган митингта уен бизнесының киртә куелуына ризасызлык күрсәткән вәкилләргә карата да фикерләрен җиткереп, аларның мәйданда үзләрен яклау өчен махсус кешеләр яллавын хәбәр итте. “Хакимият белән низагка кергәнче, уен салоннарын тотучылар ныклап уйласын иде, әлегә вакыт бар”, - диде ул. Ә 18 октябрьдә дә урыннарыннан кузгалмаганнарга карата нинди чаралар күреләчәк, дигән сорауга ул: “Әйе, араларында әле һаман да бу законның аларга тәэсире булмас дип, яхшыга өметләнүчеләре дә бар, шулай да уен бизнесы эшчәнлеген чикләү буенча халыкның массакүләм дәрәҗәдә каршы чыгуы һәм мөрәҗәгатьләр кабул ителү аларны коткара алмаячак, кирелек күрсәтүчеләргә карата катгый чаралар каралган”, - дип җавап бирде.

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары: “Бу проблеманы хәл итү никадәр озаккарак сузылса, уен бизнесы тарафдарлары да шулкадәр күбрәк күңелсезлекләргә дучар булачак. Эшне тизрәк төгәлләү кулай булачак, чөнки шул рәвешле җәмгыять һәм бизнес проблемалары да тизрәк чишелер иде”, - дигән теләктә калды ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot