news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Моратов: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 2009 елдагы бурычларны үтәде

Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә республика Сәламәтлек саклау министрлыгының Коллегия утырышы узды

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә республика Сәламәтлек саклау министрлыгының Коллегия утырышы узды. Анда 2009 елда сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм быелга бурычлар билгеләнде. Анда Россия Федерациясе санитария буенча Баш табибы Геннадий Онищенко, ТР Премьер-министры урынбасары Равил Моратов, сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Равил Моратов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 2009 елда, финанс кризисы булуга карамастан, республиканың сәламәтлек саклау өлкәсе үсте. Бу өлкәгә 25 миллиард сум, шул исәптән федераль бюджеттан 4 миллиард сум җәлеп итәргә мөмкин булды. “Мин 2009 елда министрлык үз бурычын үтәде дип саныйм. Өлкәдә нәтиҗәле эш алып барылды. Моны демографик күрсәткечләр дә дәлилли. Республикада үлү очраклары саны кимеде, яңа туган балалар саны артты. Уртача гомер озынлыгы 70 яшькә кадәр җиткерелде. 2010 елга бурычыбыз – өлкәне үстерү юлыннан алга атлау”, - диде ул.
Равил Моратов мәктәптә балаларны ашату системасын оештыруда тупланган тәҗрибәне куллану мөһимлеген ассызыклады. Уңай мисал итеп ул Яр Чаллы, Казан шәһәрләрен китерде. Аның әйтүенә караганда, сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт хакын түләүдә өлкә системасына күчү – уңай күренеш. Түләүле хезмәтләрне үстерү дә зур әһәмияткә ия. Боларның барысы да профессиональ белгечләрнең хезмәт хакын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Премьер-министр урынбасары өлкәне мәгълүматлаштыруны дәвам итү, мәгълүмат технологияләрен үстерү мөһимлеге турында да әйтте. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Мәгълүмат технологияләре үзәге белән берлектә Диспетчер үзәге эшен танытырга тиеш, дип саный Равил Моратов.
Билгеле булганча, 2008 елдан республикада югары технологик медицина ярдәмен күрсәтү үзәкләре ачыла. Бүген авыллардан авыру кешене шул үзәкләргә тиз вакыт эчендә илтеп җиткерү төп проблема булып тора. Равил Моратов әйтеп үткәнчә, бу мәсьәлә бүген бик актуаль яңгырый. Юллардагы транспорт һәлакәтләренең еш чыгуы да бу мәсьәләне кискенләштерә. “Безнең теләк – югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтә торган үзәкләр Патша сарайлары булып калмасын, ә кешеләргә ярдәм күрсәтсен иде”, - диде ул.
Хөкүмәт башлыгы урынбасары шулай ук, республикада “Интернеттагы дару кибетләре”н булдыру проектын тормышка ашыру, өлкә өчен кадрларны чит илләрдәге клиникаларда да әзерләү мөмкинлеген карау, фән казанышларыннан уңышлы файдалану кирәклеген ассызыклады һәм бу эштә республика Хөкүмәте дә ярдәм күрсәтәчәк дип ышандырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot