Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Равил Моратов: “Татарстанда патриотик тәрбия бирү җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмый”
Равил Моратов: “Татарстанда патриотик тәрбия бирү җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмый”
(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Республика вузлары үз студентларын патриотик тәрбияләү юнәлешендә активрак эшләргә тиеш.
Әлеге фикерне бүген Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Равил Моратов җиткерде. Утырышта шулай ук республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин һәм Татарстанның эре вузлары ректорлары катнашты.
Республика хәрби комиссары хәбәр иткәнчә, “Патриот” Яшьләргә патриотик тәрбия бирү үзәге эшли башларга әзер. Ул ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы структурасында автономияле коммерцияле булмаган учреждение булачак. Бүгенге көндә устав, штат расписаниесе, чыгымнар сметасы (елына 8 миллион сумнан артык) әзерләнгән. Елына сигез ай дәвамында, Үзәкнең куәтләре язгы хәрби чакырылыш эше белән мәшгуль булмаган вакытта, биредә яшьләрне идеологик тәрбияләүгә, армиядә хезмәт итүгә әзерләү, тискәре социаль күренешләрне кисәтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үтәчәк.
Тик Үзәк пәйда булуга карамастан, республикада патриотик тәрбия бик үк югары дәрәҗәдә түгел. Равил Моратов Татарстанда яшүсмерләр арасында җинаять очраклары артуны билгеләп узды. “Бездә балигъ булмаган җинаятьчеләр күп, тик җирле хакимият органнары һәм уку йортлары моңа игътибар итми”, - дип белдерде беренче вице-премьер.
Вузлардагы патриотик эш тә шелтә тудыра. Равил Моратов фикеренчә, вузлар әлеге юнәлештә тиешле эшләр башкармый. “Ректорлар советында очрашырга һәм студент яшьләр белән элемтә турында фикер алышырга кирәк”, - дигән фикерен җиткерде ТР Хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары.
“Эшләрнең “лекция” өлеше тәмамланды, темалар билгеләргә һәм патриотик тәрбия бирү өстендә эшли башларга кирәк. Бездә моның өчен барлык шартлар да бар”, - дип нәтиҗә ясады Равил Моратов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз