Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Равил Моратов Россия саклану министрлыгы һәм Россия оборона-спорт һәм техник оешмасы – РОСТО (ДОСААФ) җитәкчеләре белән сөйләшүләрне дәвам итте
^Равил Моратов Россия саклану министрлыгы һәм Россия оборона-спорт һәм техник оешмасы – РОСТО (ДОСААФ) җитәкчеләре белән сөйләшүләрне дәвам итте
(Мәскәү, 14 март, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов Мәскәүдә РФ саклану министры урынбасары – Статс-секретарь, армия генералы Николай Панков, Саклану министрлыгының кадрлар буенча Баш идарәсе җитәкчесе, генерал-полковник Михаил Вожакин, Россия оборона-спорт һәм техник оешмасы (РОСТО) рәисе, генерал-лейтенант Анатолий Стародубец белән очрашты.
Очрашуда яклар бер-берсен гыйнвар аендагы килешүләрдә каралган йөкләмәләрнең үтәлеше турында хәбәр иттеләр. Н.Панков, аерым алганда, Саклану министрына Татарстан башлангычы турында җиткерелүе һәм аның бу инициативаны хуплавы турында белдерде.
Очрашу барышында армиягә чакырыласы яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм шулай ук Татарстаннан алынган егетләрнең хәрби хезмәте мәсьәләләре тикшерелде. Беренче вице-премьер Татарстан егетләренең республикадан ерак булмаган частьләрдә хезмәт итүләрен сорап мөрәҗәгать итте, чөнки егетләребез республикага якын частьләрдә булганда, алар өстеннән шефлек эшен көчәйтү һәм хәрбиләрне укыту мөмкинлеге дә туар иде, ди. Аның фикеренчә, Республика хәрби хезмәткә чакырылу комиссиясенә Татарстан гражданнарының хәрби хезмәтне ничек үтүләрен күзәтеп барырга да уңай булачак.
Сөйләшүләрдә шулай ук хәрби-хисап белгечләрен әзерләүдә, призывка кадәр һәм призыв яшендәгеләрне хезмәткә әзерләү буенча профильле көллият оештыруда методик, консультатив һәм финанс ярдәме күрсәтү һәм шулай ук шушы көллиятләрне тәмамлаучыларны хәрби хезмәт өчен максатчан куллану мәсьәләләре дә кузгатылды.
Яклар ике якны да кызыксындырган башка мәсьәләләрне дә карадылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз