Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Равил Моратов: “Республика вузлары чакырылышка актив теләктәшлек итәргә тиеш”
Равил Моратов: “Республика вузлары чакырылышка актив теләктәшлек итәргә тиеш”
(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Бүген Татарстан Республикасы чакырылыш комиссиясе утырышында югары уку йортларын тәмамлаучыларны хәрби хезмәткә алу мәсьәләләре турында фикер алышынды. Утырышны ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов алып барды.
Равил Моратов чакырылыш комиссиясенең алдагы ике чакырылыш кампаниясендә гаскәрләргә югары уку йортларын тәмамлаучыларны җибәрү турында карар кылыну турында тагын бер тапкыр искәртеп узды. “Әлеге егетләрнең яше дә туры килә һәм алар вузлардан хәрби-исәпләү белгечлеге белән чыга”, - дип ассызыклады ул һәм югары уку йортларын тәмамлаучылар үзләренең белемнәре соралган гаскәрләргә генә җибәреләчәк дип өстәде.
Хәрби комиссариат республика вузларына 42 исәпләү белгечлеге исемлеген җибәргән. Югары уку йортлары үзләренең җавап хатларында алар студентлар әзерли ала торган белгечлекләрне күрсәтергә тиеш булган.
Белгечлекләр саны буенча вузлар арасында Туполев исемендәге КДТУ лидер булган. Элемтә белгечләреннән кала вузда машина йөртүчеләр, автомобиль техникасын ремонтлау буенча слесарьләр һәм башкалар әзерләнә. Шул ук вакытта Равил Моратов хәрби-исәпләү белгечлекләренең бер генә исемлеге җитәрлек түгел, дип билгеләп узды. Вузларның күбесе студентларны хәрби исәпкә куюны күзәтеп бармый, һәрбер конкрет тәмамлаучыдагы белгечлек булу турында мәгълүмат бирми. Шуңа бәйле рәвештә, ТР вице-премьеры вуз ректорларына әлеге юнәлештә активрак эшләүне йөкләде. 20 көн вакыт эчендә барлык вузлар да белгечләр әзерли торган белгечлекләр исемлеген тапшырырга, шулай ук студентларның армиядә хезмәт иткәннәре турында мәгълүмат җыярга һәм аларны хәрби исәпкә кую турында белешмә булдырырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз