news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Моратов Мәскәүдә РОСТО (ДОСААФ) съездында катнаша

Съездда РОСТО (ДОСААФ)ны Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасына үзгәртү турында сүз барачак

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә РОСТО (ДОСААФ)ның чираттан тыш съезды уза. Съездда “Россия оборона спорт-техник оешма - РОСТО (ДОСААФ) Гомумроссия иҗтимагый оешмасын ДОСААФ Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасына үзгәртү турында сүз барачак, дип хәбәр ителә оешманың рәсми сайтында.
РОСТО (ДОСААФ) Үзәк советының рәисе Сергей Маев доклад белән чыгыш ясаячак. Моннан тыш, съезд кысаларында Россия ДОСААФ уставы расланачак, оешманың Үзәк советы һәм аның рәисен сайлаулар булачак.
Оборона оешмасы съездында РФ Президенты Администрациясе, РФ Хөкүмәте Аппараты, Дәүләт Думасы һәм РФ Федерация Советы, РФ Оборона министрлыгы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы, РФ Юстиция министрлыгы һәм башка министрлык, ведомство вәкилләре катнаша. Съездда ТР вәкилләре дә, аерым алганда, ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов, ТР РОСТО (ДОСААФ) идарәсе рәисе Радий Зарипов, сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе Әхәт Юлашев катнашуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot