news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Моратов: “Күзәтчелек эше тирән эз калдырырга тиеш”

2010 елда Идарәгә үз эшчәнлеген алып барырга республика Хөкүмәте ярдәм итәчәк, дип ышандырды Равил Моратов.

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары Равил Моратов кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы Идарәсенең коллегиясе утырышында, идарә 2009 елда үз бурычларын үтәде, дип белдерде.
«Ведомство җитәкчелеге күтәргән мәсьәләләр бүгенге көндә бик актуаль булып кала. Күзәтчелек итү эше нәтиҗәле булсын өчен зур тырышлык куярга кирәк. Россия белән Татарстанның дәүләт структуралары, төрле ведомстволар арасында тыгыз бәйләнешләр урнаштыру күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итте”, - диде ул.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе эше турында сөйләгәндә, Равил Моратов ТР Прокуроры Кафил Әмировның “Кече эшмәкәрлек субъектларын тикшерүләрне чикләү турында”гы Федераль законын тормышка ашыруга карата позициясен яклавын белдерде. Чыннан да, дәүләт кече эшмәкәрләргә карата кискен бәрелмәскә тиеш. Шул ук вакытта күзәтчелек эше тирән эз калдырырга тиеш. Бу эшне ахырына кадәр җиткерү зур әһәмияткә ия.
Премьер-министр урынбасары шулай ук халыкка күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту мәсьәләсен дә күтәрде. Бүгенге көндә бу юнәлештә мәгълүмат технологияләрен куллану зур роль уйный. Равил Моратов Россиянең санитария буенча Баш табибы Геннадий Онищенконың тәнкыйть сүзләре белән тулысынча килешүен әйтте. Аның фикеренчә, административ хокукларын бозу турындагы Кодекс маддәләреннән нәтиҗәле файдалану закон бозу очракларын булдырмаска мөмкинлек бирә.
2010 елда Идарәгә үз эшчәнлеген алып барырга республика Хөкүмәте ярдәм итәчәк, дип ышандырды Равил Моратов.

news_right_1
news_right_2
news_bot