Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Равил Моратов җитәкчелегендәге ТР делагациясе Кыргызыстанда эш сәфәрендә
Программада Икътисади җайга салу, Транспорт һәм коммуникацияләр министрлыклары, Дәүләт таможня хезмәте җитәкчелеге белән очрашулар каралган
(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендәге Татарстан делагациясенең бүген Кыргызыстанга 2 көнлек сәфәре башланды. Делегация составында министрлыклар-ведомстволар, җиңел сәнәгать предприятиеләре вәкилләре бар.
Татарстанлыларның сәфәр программасында Кыргызыстан Премьер-министры урынбасары Тажикан Калимбәтова, Бишкәк шәһәре мэры Нариман Тулеев, Икътисади җайга салу, Транспорт һәм коммуникацияләр министрлыклары, Дәүләт таможня хезмәте, Үсеш, инвестицияләр һәм инновацияләр буенча үзәк агентлык җитәкчелеге белән очрашулары каралган. Иртәгә татарстанлылар “Мода индустриясе, эшләнмәләр, җиһазлар-2010” халыкара күргәзмә-ярминкәсе ачылышында катнашачак, “Дордой” күпләп-ваклап сату базары җитәкчелеге белән очрашачак. Иртәгә шулай ук Кыргызыстанның “Легпром” җиңел сәнәгать предприятиеләре әгъзалары белән бизнес-форумда катнашу планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз