news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Моратов җитәкчелегендә бүген берничә киңәшмә уздырыла

Аларның берсендә Чистайның «Восток» сәгать заводы базасында электр энергиясен куллануны хисаплау приборлары җитештерү, йорт җиһазы технопаркы булдыру, тегү производствосын җәелдерү турында сүз бара

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендә киңәшмәләр үткәрелә.

 Төгәлрәге, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышы, Идел һәм Кама елгалары акваториясендә ком-таш кушылмасы чыгару мәсьәләләре буенча киңәшмәсе булды. Хөкүмәт йортында хәзер Чистай шәһәрендә яңа производстволар үстерү мәсьәләсе дә карала. Соңгысында  исә Чистайның «Восток» сәгать заводы базасында электр энергиясен куллануны хисаплау приборлары җитештерү, йорт җиһазы (мебель) технопаркы булдыру, тегү производствосын җәелдерү турында сүз бара. 

 Болардан тыш, көн азагында Внешэкономбанк һәм Россия үсеш банкы программаларында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының катнашуы мәсьәләсе каралачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot