Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Равил Моратов: “Дәүләт һәм бизнес арасында үзара аңлашуны камилләштерү юнәлешендә ныклап сөйләшү өчен вакыт җитте”
Равил Моратов: “Дәүләт һәм бизнес арасында үзара аңлашуны камилләштерү юнәлешендә ныклап сөйләшү өчен вакыт җитте”
(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Эшмәкәрләр һәм дәүләт арасында тулы аңлашу булырга тиеш. Тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышында, комиссия рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов шул фикерне ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, эшмәкәрләрнең дәүләт гамәлләренә һәм дәүләтнең эшмәкәрлек белән урнаштырган элемтәләренә аеруча якын килеп, сизгерлек күрсәтүе зарур. Юкса, эшмәкәрләрнең ризасызлыкларына карамастан, хакимият бизнес проблемаларын хәл итү юнәлешендә башка алымнарны эшкә җигәчәк.
Утырышта Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитет җитәкчесе Марат Заһидуллов, ведомствоара комиссия әгъзалары, муниципаль берәмлек җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес субъектларының тармак ассоциацияләре рәисләре, профсоюз оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Равил Моратов утырышны ачып җибәреп, иң элек, керемнәрне легальләштерү мәсьәләсен күтәргән мондый утырышның узган ел ахырында Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә уздырылганын хәбәр итте. “Яр Чаллыда үткәрелгән эшчәнлек уңышлы узды, чаллылылар бу мәсьәләгә үзләренчә якын килеп, аның мөһимлегенә төшенде. Очрашуда бизнес тармагында хезмәт хакын минималь куллану бюджеты күләменә кадәр җиткерү проблемасы – көн кадагына куелган проблемаларның берсе булды”, - дип, белдерде ул. Аның сүзләре буенча, бүгенге көндә Чаллыда минималь куллану бюджеты күләменнән ким хезмәт хакы алучы кече, урта һәм эре предприятие хезмәткәрләре бик аз. Равил Моратов әйтеп киткән Түбән Камадагы утырыш биргән нәтиҗәләр түбәндәгечә: “Бизнес-структура күрсәткечләре буенча Түбән Камада хәл Яр Чаллы белән чагыштырганда берникадәр яхшырак та”, - ди республика Хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары.
Әйтергә кирәк, муниципаль берәмлекләрдә хакимият органнары һәм бизнес-җәмгыять арасында башланган диалог хезмәт хакларының күтәрелүенә, предприятие эшче көчләре алдында түләнмәгән хезмәт хакы буенча бурычлар, салым һәм җыемнарның кимүенә һәм эшләүче гражданнар исәбеннән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләүгә аз тәэмин ителгәнлек буенча субсидияләр алучылар санының кискен кыскаруына китергән. Равил Моратов әйтүенчә, Татарстанның эре сәнәгать шәһәрләре булып саналган Яр Чаллы һәм Түбән Кама территориаль комиссия эшчәнлекләренең нәтиҗәләре, әлеге мәсьәлә буенча Казанда да җитди утырыш уздыру зарурлыгына этәргеч ясаган.
Беренче вице-премьер искәртеп узганча, уен бизнесы белән бәйле ситуация дә аңлашылмаучанлыклар, ялган мәгълүматларга бай булды. Билгеле булганча, уен бизнесы тармагындагы зар еланган түбән хезмәт хакы (аена 500, 1000 һәм 1500 сум) һәм уен объектларында теркәлгән аз санлы мәшгульләр чынбарлыкка туры килмәде. Дәүләт органнары тыкшына башлагач, бизнес вәкилләре хезмәт хакларының уртача 17 мең сумга якын булуы һәм штат берәмлекләренең дә күпкә артыграк икәнлеге ачыкланган. Салымнарны тулы күләмдә түләп бармавы белән дә уен бизнесы үзенә “кара келәймә” сукты. “Минем уйлавымча, дәүләт һәм бизнес арасында үзара аңлашуны камилләштерү юнәлешендә, ныклап сөйләшү өчен вакыт җитте”, - дип бәйләп китте Равил Моратов һәм шушы фикернең бүгенге утырышның төп максаты булуына да ишарәләде.
“Күптән түгел эшмәкәрләр шәһәр хакимиятенә шикаятьләрен җиткереп, үз таләпләрен алга сөрә башлады”, - дип мөрәҗәгать итте Равил Моратов бизнес вәкилләренә. Иң беренче чиратта, ул пассажирларны ташучы хезмәткәрләрнең зарларына тукталды. Аларның шикаятьләрен беренче вице-премьер берничә очрашу билгеләп шәхсән үзе тыңлаган. Әңгәмәләрдә Казан башкарма комитетының транспорт, аерым алганда, автобус хәрәкәтләре челтәрен үзгәртеп кору, шул уңайдан конкурслар игълан итү кебек мәсьәләләр хакында фикер алышынган. Равил Моратов әйтүенчә, маршрут автобуслары хәрәкәте буенча халыкның канәгатьсезлеге дә даими ишетелеп тора. “Очрашулар нәтиҗәсе буларак, Татарстан Министрлар Кабинеты караы кабул ителде. Әмма күрсәтмәләр 5-10 процентка гына үтәлде. Моннан соң, бер генә эшмәкәр һәм бизнес-берләшмәнең дә Казан шәһәре хакимияте адресына катгый тәнкыйть сүзләре атарга һәм җитәкчелеккә ризасызлыгын күрсәтергә хакы юк дип саныйм”, - дип белдерде ведомствоара комиссия рәисе. Өстәвенә, алар пассажир ташу күләме буенча чын күрсәткечләрне яшерә, бюджет казнасына тулы күләмдә салым түләүдән баш тарта һәм хезмәт хакын да “конверт” системасы белән түләвеннән туктамый. Йөк ташучылар да Равил Моратов тәнкыйтенә дучар булды. Ул аларга, эшчәнлек системасы җайга салынган очракта гына, дәүләт ярдәме чаралары күрсәтеләчәгенә вәгъдә бирде.
Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин исә, “соры хезмәт базары” күрсәткечләре турында җентекләбрәк бәян итте. Аның сөйләвеннән аңлашылганча, 2005-2007 еллар дәвамында соры хезмәт базары өлеше 13 процентка кимегән (181 мең хезмәткәрдән 158 меңгә кадәр кимү күзәтелә), яшәү минимумыннан түбәнрәк булган хезмәт хакы белән туендыручы предприятиеләр саны ике мәртәбә кимегән. “2006 елда эшче төркемнәр хуҗалык итүче субъектларда 2749 тикшерү уздырып, 1758 хокук бозу очрагын ачыклаган, материаллар район прокуратураларына юлланган”, - ди ул. Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп узганча, район комиссияләре сан һәм сыйфат ягыннан гадел, намуслы тикшерү үткәрергә бурычлы, административ беркетмәләр белән генә чикләнеп калмыйча, соңгы нәтиҗәсенә ирешү зарур. “Казанда урта һәм эре предприятиеләр буенча узган елда хезмәт хакы 25,7 процентка артып, 9,8 мең сумга кадәр җитте”, - ди докладчы. Әмма минималь куллану бюджеты күрсәткеченнән түбәнрәк хезмәт хакына канәгать булып яшәүче хезмәткәрләр тоткан предприятиеләрдән, Руслан Нигъмәтуллин Горбунов исемендәге КАПО, “Казан трикотажы”, “Аромат”, “Хитон” кебек оешмаларны мисалга китерде. Аның фаразлары буенча, мондый хезмәткәрләр йә предприятие җитәкчелегенең ихтирамыннан мәхрүм, йә булмаса, хезмәт хакы конверт системасында бирелеп, түләнә торган акчаның бер өлеше күләгәдә кала бирә.
Утырышта күтәрелгән тагын бер мөһим мәсьәлә, ул да булса, Татарстан башкаласының кече бизнес тармагында уратача хезмәт хакы күрсәткечләре, тулаем республика белән чагыштырганда, аксый. Равил Моратов ассызыклавынча, Татарстанда кече бизнес хисабына, предприятиеләрдәге уртача хезмәт хакы, эре һәм урта бизнес оешмалары күрсәткечләреннән 33 сумга артыграк. Бу исә, кече бизнес вәкилләренең югары керемнәрен дәлилли. Ә Казанда тискәре күренеш – аерма 443 сумны тәшкил итә, ягъни эре предприятие хезмәткәрләреннән калышу күзәтелә. Республиканың беренче вице-премьеры, шушы оешмаларны җитәкләүчеләргә, эшчәнлек системасын җайга салырга дигән боерыгын җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз