news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Равил Моратов: “Без предприятиеләрдән хезмәт хакларын түләүне таләп итәчәкбез”
ТР Премьер–министрының беренче урынбасары республика предприятиеләрендә хезмәт хакларын түләүне тәэмин итү өчен мөмкин булган барлык чараларны кулланырга вәгъдә итте
Скопировать ссылку
(Казан, 3 июнь, “Татар–информ”, Михаил Миронов). Республика җитәкчелеге Татарстан предприятиеләрендә эшләүчеләргә хезмәт хакын түләүне тәэмин итү өчен мөмкин булган барлык чараларны да кулланачак. Бу хакта бүген ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов белдерде.
ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, “Точмаш” заводында хезмәт хакын түләүгә бәйле мәсьәлә әле дә булса хәл ителмәгән килеш кала. “Без бу уңайдан инде прокуратурага да мөрәҗәгать иттек, әмма завод җитәкчелеге тарафыннан бернинди чара да күрелми”, – дип хәбәр итте Р.Нигъмәтуллин.
“Генераль прокуратурага “Точмаш” заводы тарафыннан үз хезмәткәрләре алдында йөкләмәләрен үтәүдә ярдәм күрсәтү үтенече белән минем имза куелган мөрәҗәгать әзерләргә кирәк, – дип белдерде Равил Моратов. – Без аларга хезмәт хакын түләү өчен бюджеттан күп мәртәбә акча бирдек, әмма йөк урыныннан кузгалмый. Бернинди нәтиҗә дә булмагач, без Генераль прокуратурага мөрәҗәгать итәчәкбез”.
“Кешеләр хезмәт хакын вакытында алырга тиеш, – дип ассызыклады Р.Моратов. – Без моны барлык предприятиеләрдән дә таләп итәчәкбез. Бернинди ташлама да булмаячак – моны бар кеше дә аңларга тиеш. Генераль прокуратурага да мөрәҗәгать итәчәкбез, урында да чара күрәчәкбез”.
“Финанс кризисы аркасында хезмәт хакын түләүне кичектерү турында бернинди уй–фикерләр дә булырга тиеш түгел”, – дип саный беренче вице–премьер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot