news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Равил Моратов: “1 майга кадәр барлык ветераннарны да торак белән тәэмин итәргә кирәк”
Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү эше төгәлләнә
Скопировать ссылку
(Казань, 1 апрель, «Татар-информ», Сергей Семеркин). 2005 елның 1 маена кадәр исәпкә баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарын, һәлак булган (үлгән) инвалидлар һәм сугышта катнашучыларның гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итү эше төгәлләнә.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов үткәрде.
“1 майга кадәр барлык ветераннарны да торак белән тәэмин итәргә кирәк”, - дигән катгый бурыч куйды Равил Моратов киңәшмәдә катнашучылар алдында. Аның сүзләренә караганда, бу бурычны сыныкка сылтап калдырмаска, җиренә җиткереп үтәргә кирәк.
Хәзерге вакытта торак субсидиясен алучылар исемлегендә Бөек Ватан сугышына турыдан-туры катнашы булган һәм 2005 елның 1 мартына кадәр исәпкә баскан 34 кеше бар.
2005 елның 1 мартыннан соң исәпкә баскан Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәлак булган (үлгән) инвалидлар һәм сугышта катнашучыларның гаилә әгъзалары реестрын төзү эше дәвам итә. 2010 елның 31 мартына 2005 елның 1 мартыннан соң исәпкә баскан субсидия алучылар исемлегендә 7115 кеше, шул исәптән 2369 Бөек Ватан сугышы инвалиды, Бөек Ватан сугышында катнашкан 71 кеше, “Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән 21 кеше, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 4654 тол хатыны бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot