Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Равил Кузюровны Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына тәкъдим иттеләр
Яңа министр үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде.
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Равил Кузюровны Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика Хөкүмәте башлыгы яңа министрның моңа кадәр күп урыннарда эшләвен билгеләп үтте һәм аны «яхшы оештыручы, нәтиҗәле җитәкче» буларак сыйфатлады.
Премьер сүзләренчә, Кузюров алдында урман хуҗалыгы тармагындагы инновацион юнәлешләрне үстерү өчен федераль акча җәлеп итү, урман кишәрлекләренең чикләрен кадастр исәбенә кую, урман фонды һәм башка категорияләргә кергән җирләр арасындагы каршылыкларны бетерү, урман хуҗалыгында кече һәм урта бизнесны үстерү, тармакны кадрлар белән тәэмин итү һ.б. юнәлешләрдә эш алып бару бурычы тора.
Песошин Татарстан җитәкчелеге министрлык алдына куелган бурычларны хәл итүдә ведомствога һәрвакыт ярдәм күрсәтүен һәм бу эшне киләчәктә дә дәвам итәчәген искәртте. Шулай ук Кузюров җитәкчелегендәге министрлыкның урман комплексын инновацион һәм икътисади яктан нәтиҗәле итәчәгенә ышаныч белдерде.
Равил Кузюров исә үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Президенты Указы белән төбәктә яңа урман хуҗалыгы министры билгеләнде. Әлеге вазифаны 2014 елдан бирле биләгән Алмас Нәзиров гыйнварда үз теләге белән эшеннән китте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз