news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Кузюров “Зәй урман хуҗалыгы” эшчәнлеге белән танышты

Ул шулай ук район башлыгы Разиф Кәримов белән очрашып,хәл итәсе проблемалар турында сөйләште.

(Зәй, 21 май, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Бүген Зәйгә Татарстан Республикасы урман хаҗылыгы министры Равил Кузюров килде, дип яза җирле басма.

Башта ул Зәй урман хуҗалыгына кергән Болгар урман участогының 93нче кварталында аз комплекслы бригада тарафыннан сайлап агачларга санитар кисү үткәрүне карады, Ургәнче урман участогының 26нчы кварталында “Амкодор” урман әзерләү комплексы белән сайлап агачларга санитар кисү үткәрү белән танышты. Аннан соң министр Карамалы бистәсендә урман хуҗалыгының питомнигында булды. Ул шулай ук район башлыгы Разиф Кәримов белән очрашып, “Зәй урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесе эшчәнлеге, хәл итәсе проблемалар турында сөйләште.

Министр Мирный бистәсендәге җитештерү базасында цехларда булды, әлеге базада урнашкан “Урман транспорт компаниясе”эшчәнлеге белән танышты, “Зәй урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәт коллективы белән очрашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot